erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уразада ничек тукланырга? (Табиб киңәше)

Белеп торыйк.

Әңгәмәдәш – Арча үзәк хастаханәсенең районара кан юллары үзәге җитәкчесе, терапевт Ринат Хәстиев.

– Ринат Мирбатович, мөселманнарның ураза ае бара. Бүген сүзебез Рамазан аеның асыл-мәгънәсе турында түгел, ә бәлки сәламәтлеккә зыян китермичә дөрес итеп туклану турында булыр. Газета укучыларыбызның табиб киңәшен ишетәсе килә.

– Дөрестән дә, төн уртасында йокыдан торып, гадәтләнмәгән вакытта ашап, кичкә – кояш батканчыга кадәр ашамыйча, су да йотмыйча тору организм өчен зур сынау. Бу сөйләшү өчен киң тема. Ураза тотканда кеше организмына 14 сәгать буе ризык, су керми. Бигрәк тә хроник авыруларга ураза тоту-тотмау турында табиб белән киңәшергә кирәк.

 – Хроник авырулар дигәннән, хәзер кан басымы югары кешеләр күп. Аларга нинди киңәш бирәсез?

 – Кан басымы белән авыручыларга эчә торган даруларының күләмен, вакытын көнгә бер тапкыр яки иртә-кич кабул итә торган итеп көйләргә кирәк. Кан басымыннан инсульт, инфаркт кебек катлаулылыклар килеп чыккан кешеләргә ураза тотарга ярамый. Ашказан, эчәк тракты авырулары белан азапланучыларга шулай ук ураза тотуны киңәш итмәс идем.

– Нинди ризыклар ярый-ярамый – шул турыда да беләсе килә.

 – Җәйге айларда көн озын булу сәбәпле кайбер кешеләр бер генә тапкыр ашый, төн уртасында сәхәргә тормый – бу бик үк дөрес тугел, бу очракта организмда матдалар алышыну бозылырга момкин. Иртән иртүк сәхәр вакытында тозлы, майлы, бик баллы, кыздырган ризыкны кулланмаска киңәш итәм.

– Иртән иртүк сәхәр вакытында ашыйсы да килми бит әле ул! Бәлки бер чынаяк чәй белән сәхәрне төгәлләргәдер?

– Әмма организмга энергия, яшәү көче бирүче ризык керергә тиеш. Мәсәлән, эремчек, йомырка, боткаларны, майсыз итләрне чиратлаштырсаң яхшы була. Бер көнне сәхәр вакытында ботка ашасаң, икенче көнне – эремчек яки йомырка һ.б. Йөзем, хөрмә, җимешләр, чикләвекне көн дә кулланырга кирәк. Кичен-кояш баегач, ифтар вакытында шулай ук тозлы, майлы, бик баллы, кыздырган ризыкны кулланмаска киңәш итәр идем. Ифтарны бер стакан судан яки бер ике хөрмәдән башлап, организмны майлар, тозлар һәм башка зарарлы өстәмәләр белән тутырмыйча, җиңел салат һәм аш шулпасы белан дәвам итәргә мөмкин. Өстәл өстендәге бөтен ризыкны, конвейер итеп, ашарга тырышмагыз, ризык арасында биш-ун минут тәнәфес булса яхшырак. Бу ризыкны яхшырак үзләштерергә һәм күп ашаудан  качарга мөмкинлек бирәчәк. Гомумән алганда, оргнанизмга аксым, майлар, углевод, клетчатка һәм витаминнар тиешенчә керергә тиеш.

– Мәсәлән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 –Аксым – эремчектә, сөттә, йомыркада, балыкта, кош итендә, кызыл иттә бар, майлар – сырда, каймакта, иттә, үсемлек майларында, чикләвекләрдә, җитен орлыгында, клетчатка – ярма-боткаларда, яшелчә, җиләк-җимештә, ипидә, углеводлар – җимешләрдә, банан, йогуртта һ.б. була. Ашауны организмга кирәкле ризыклар белән көйлисең.

 – Су эчү тәртибе турында да әйтеп үтсәгез иде.

 – Кешенең организмына көненә 1,5-2 литр су кирәк. Шуңа күрә кичке ифтар белән иртәнге сәхәр арасында тиешле сыеклыкны эчәргә кирәк.

– Бу сыеклыкка шулпа, чәй керәме?

 – Кеше организмына көнгә кирәкле 1,5-2 литр сыеклыкка  су, компот, морслар һәм чәй керә.

 Урамда, стадионда сәламәтлекне ныгыту өчен махсус йөрүчеләргә, тренажерларда шөгыльләнүчеләргә ни диярсез? Ураза вакытында организмга көч килмәсен өчен бу хәрәкәтләрне туктатып торыргамы?

– Ураза вакытында йөрүне туктатырга кирәкми. Физик хәрәкәтләрне, эшне мөмкинлектән чыгып эшләргә кирәк. Ураза тотам дип гел ятып торырга ярамый бит инде. Рамазан аен көн дә кояш баюны, ашар вакыт җитүне пассив көтеп түгел, ә, эштәме син өйдәме – активлыкны югалтмыйча, йорт эшләрен дә башкарып, урамда йөреп керүне дә туктатмыйча, ихлас гамәл-гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк. Әгәр дә сезнең эшегез авыр, зур физик активлык яки юл йөрү белән бәйле икән инде – бу очракта уразаны тотмаска яки физик активлыкны киметергә кирәк.

 – Ураза вакытында кайберәүләрнең ач тору сәбәпле ачулары кабаручан була, усалланалар, елыйлар. Ач кешенең ачуы яман диләр...

 – Сәхәр һәм ифтар вакытында организмга тиешле ризык керсә (күп  ашарга ярамый!), физик активлыкны саклап, һәм инде, билгеле, уразаның асылын аңлап, тиешенчә гыйбадәт кылынса, сабыр һәм түзем булырсың.

– Киңәшләрегез өчен рәхмәт. Уразаны сәламәтлеккә хилафлык китермичә исән-сау тотарга язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X