Урман бетеннән сак булыйк!
Белгеч киҗәшләре.
Әңгәмәдәш – “Роспотребнадзор” идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Биектаудагы Арча, Әтнә, Биектау,' Балтач районнарына хезмәт күрсәтүче бүлек җитәкчесе Эльвира Салкова.
- Эльвира Валентиновна, җәй бөҗәкләрләргә бай чор. Бүген бигрәк тә чир таратучы кайсы бөҗәкләр турында киңәшләрегезне бирәсез?
- Черкиләр һәм урман бетләре куркыныч инфекцияләр таратучылар булып тора. Әмма аларның тешләвеннән тиешенчә киенеп һәм төрле крем, сиптергечләр кулланып сакланып була.
- Саклану чаралары турында аерым әйтеп үтсәгез иде.
- Урманга яки паркка барсагыз – ачык һәм бер генә төстәге, тәнне ябып тора торган кием кияргә кирәк. Андый киемдә урман бетен ансат күреп аласың. Җиңнәр һәм озын штаннар урман бете үтеп керә алмаслык ябык булырга тиеш. Өстәге күлмәк озын штан эченә, ә штан балагы оекбаш яки аяк киеме эченә әйбәт итеп тыгылсын. Башта капюшон, панама яки яулык булсын. Кием белән генә түгел, урман, парктан кайткач, әйбәтләп киемнәрне, тәнне тикшерергә. Балаларга бигрәк тә муенны һәм аякларны капларга кирәк.
- Нинди кремнар һәм сиптергечләр куллансаң яхшы?
- Бөҗәкләрне куркытучы спрей һәм кремнар аерым сатыла. Урманга барсагыз, спрей һәм аэрозолны 25-30 проценттан да ким булмаган ДЭТА (диэтилтолуамид) беләнне сайларга кирәк. “Черки һәм урман бетеннән” дип язылганнарын алырга. Ничә сәгатькә кадәр тәэсир итү вакытына да игътибар итәргә - кимендә 4 сәгатькә кадәр. Киемне эшкәртү өчен акарицид һәм акаридно-репеллент чаралар яхшы. Инструкциясен игътибар белән укырга кирәк - ничек кулланырга, кая сөртергә, сиптерергә, балаларга ничә яшьтән ярый, күпме вакыттан кабатларга һ.б.
- Авырлы һәм бала имезүче аналарга саклану чараларын кулланырга ярыймы?
- Аларга яшькә карап, IR3535 яки ДЭТА аз булган йомшаграк саклану чаралары кулланырга киңәш ителә.
- Гадиерәк, табигый саклану чараларын куллансаң, нәтиҗәсе бармы?
- Эфир майларының исе черкиләрне азрак куркытырга мөмкин, әмма болар махсус эшләнгән саклану чараларын алмаштыра алмый. Табигатьтә озын булып үскән үлән арасына кермәскә тырышырга, сукмаклардан йөрергә кирәк. Киемнәрне һәрдаим карап торырга, өйгә кайткач, бөтен тәнне һәм башны карарга.
- Ә тәнгә урман бете кадалса, иң беренче чиратта нишләргә?
- Бу үрмәкүчсыман урман бете энцефалит һәм боррелиоз кебек куркыныч инфекцияләр таратырга мөмкин. Ул киемгә эләккәннән соң тәнгә кадалып, канны суыра башлаганчы 20 минут вакыт уза. Алар гадәттә тән тиресе юка, кан күп урыннарга берегә. Аларның тәнгә кадалганын сизмисең дә, чөнки селәгәйләрендә авыртуны баса торган матдәләр бар. Әгәр дә сез үзегезнең яки балагызның тәнендә урман бетен тапсагыз, куркып калмагыз, салкын акыл белән, белеп эш итегез. Урман бетен кичекмәстән тәннән алырга кирәк. Аптекада урман бетен ала торган җайланмалар, ручкалассо сатыла. Өйдә булган җеп яки эскәк ярдәмендә дә алып була. Урман бетен эләктереп алып, әкрен генә 360 градуска әйләндереп, өскә таба тартып чыгарасың. Бөҗәкне тәннән алгач, ул урынны антисептик белән эшкәртегез. Урман бетен анализга бирегез. Ул тәннән никадәр тизрәк алына, шуның кадәр азрак канга зыянлы инфекцияләр керә.
- Урман бете кадалса, нәрсә эшләргә ярамый?
- Урман бетенә “тынсыкчын өчен” май, ацетон, керосин һәм башка төрле сыеклыклар тамызырга ярамый. Урман бете үзе чыкмый, канга авырулар тудыручы инфекцияләрен җибәрүен дәвам итәчәк.
- Урман бетен ничек анализга алып барырга?
- Урман бетен исән килеш ала алсагыз, аны үтермәскә кирәк. Үтә күренмәсле нык ябыла торган савытка салып, тиз арада лабораториягә анализга алып барырга. Бу урман бетендә нинди инфекцияләр барын ачыклау өчен кирәк.
- Быел Татарстанда урман бете тешләү очрагы беренче тапкыр кайчан булды?
- Быел беренче очрак 25 мартта булды. Узган ел 26 мартта.
- Медицина учреждениеләренә быел урман бете тешләү очрагы белән 750 кеше (165 бала) мөрәҗәгать иткән. Узган ел шушы чорга 2192 очрак теркәлгән. Арча районында быел урман бете тешләү очрагы теркәлмәгән.
- Урман бетенә каршы нинди көрәш алып барыла?
- Парклар, скверлар, халык күп ял итә торган урыннар урман бетенә каршы чаралар белән эшкәртелә. Шулай ук урман бетенә каршы вакцина ясала. Татарстанда 9950 кешегә вакцина ясалган, бу исә планның 72 процентын тәшкил итә.
- Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев