erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урманчылар эшли дә, бәйрәм итә дә белә

Авыр һәм кирәкле хезмәт башкаралар. Исән-сау булсыннар!

Башта Тукай урманчылыгында ярышлар булды. 

Иртән килүгә “Арча урманчылыгы” ширкәте җитәкчесе Шамил Хәйруллин белән сөйләшеп алдык. “Элекке белән чагыштырганда аерма бик зур, – дип сөйләде Шамил Мәхмутович. – Элек бер урман хуҗалыгы иде. Хәзер ул икегә бүленде: “Арча урман хуҗалыгы” һәм “Арча урманчылыгы” ширкәтләре. Безгә – “Урман хуҗалыгы”на дәүләт заданиесе бирелә, ә аны үтәүче – “Арча урман хуҗалыгы” – җитәкчесе Нияз Сәләхов. Бу заданиегә агач утырту, урман кисү, урманны карау, янгыннарны сүндерү һ.б. керә. Ә безнең “Арча урманчылыгы” ширкәте “Арча урман хуҗалыгы” башкарган эшне карап,  тикшереп, актлар язып, кабул итә дә, аннан соң аларга финанс килә. Бу үзгәрешләр 2007 елны булды. Хәзер “урманчы”лар “урман мастеры” дип атала. Элек бер урманчы карамагында 800-900 гектар мәйдан иде, хәзер бер урман мастерына 4 мең гектар мәйдан туры килә. “Арча урман хуҗалыгы”нда ДКР (кыргый куаксыман үсемлекчелек) дигән нәрсә бар. “Арча урман хуҗалыгы” урманчылыкка кермәгән агачлыкларны (полосалар, басу уртасындагы агачлыклар һ.б.) контрольдә тоталар. Безнең уртак максат – урманнарны карап тору, үрчетү, янгыннардан сак-лау. Бездә янгыннарның булганы юк. Патруль төркемнәр гел карап, йөреп торалар. Ә янгын ватык пыяла шешә кисәгеннән дә чыгарга мөмкин. Урманда хәзер поши күбәйде. Бүре юк. Хезмәт нәтиҗәләре буенча без беренче бишлектә”. 

Бәйгедә ничек кенә сыналмады урманчылар. Туарып ат та җиктеләр, мылтыктан аттылар, агач башына үрмәләделәр, юк ла, җирдән торып, агач озынлыгын, яшен билгеләделәр, орлыкларны, яфракларны  ачыкладылар, хокуклар, законнарга кадәр барладылар – санап бетергесез. Мари Иле Бәрәңге районыннан ярышка килгән урманчылар моның кадәр сораулар, сынаулар булуына шаккаттылар һәм бик ошаттылар. Менә бу ярыш, ичмасам, дип, тел шартлаттылар. 

Атны бигрәк акыллы, дип яраттылар. Ничә тапкыр туарып, җиктек бит инде, бер каршылык күрсәтми, диештеләр. “Атны “Кырлай” агрофирмасы Яңа Иябаш фермасыннан алып килдек, – дип сөйләде атлар караучы Марат Миннәхмәтов. – 25 ел инде атлар карыйм. Акыллысын алып килдем”.

Бәйгедә катнашучы Рамил  Тимершәехов: “Мин Сурнар урманчылыгында 1993 елдан эшлим, – дип сөйләде. – Урман мастеры. Бүген 15 сентябрьдә урманчылыкка эшкә кергәнгә 30 ел булды. Бәйге ел саен сентябрь аенда бәйрәм алдыннан оештырыла. Мин үзем Ташкич авылыннан. Лубян урманчылар көллиятен тәмамладым. Эшемне бик яратам. Минем учас-токта 670 гектар мәйдан. Язын агач утыртабыз, көзгә таба нарат, чыршы күркәләре җыябыз. Аларны киптерү цехларына тапшырабыз. Язын орлыкларны питомникка чәчәбез, аннан яшь үсентеләрне урманга утыртабыз. Җыеп әйткәндә, максатыбыз – урманнарны саклау”. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Арча урман хуҗалыгы”ның янгын бүлеге җитәкчесе Илдар Фәйзуллин: “Урман хуҗалыгында 14 ел эшлим. Ә янгын бүлегендә – 8 ел. Мин Лубян урманчылар көллиятен тәмамладым, аннан Мари Илендә урманчыларның политехник институтында укыдым. Һөнәрем буенча урман хуҗалыгы инженеры. Үрнәктә яшим. Менә мин янгын бүлегендә 8 ел эшләү дәверендә янгыннар булганы юк. Апрельдән октябрьгә кадәр янгын чыгу куркынычы булган чор. Көн дә һәр участокта янгын патрульләре урманга чыгып, карап торалар. Урман юллары бар. Шулай ук урман күлләренә сукмаклар салынган. Авылларда су алу өчен гидрантлар куелган. Язын үзебезнең механизаторлар урман кырыйларын сукалап чыгалар. Авыл җирлекләренең хисап җыелышларында безнең белгечләр халык алдында чыгыш ясыйлар. Янгын куркынычы зур булган айларда урманнарга кереп, учаклар ягу тыела. Тәртипне бозучыларга штрафлар каралган. Кеше үзе дә аңларга тиеш, без табигатьне сакларга, пычратмаска бурычлыбыз, ял итәбез икән, үз артыбыздан чүп-чар калдырырга тиеш түгел”. 

– Быел Лубян урман техник көллиятен тәмамлап монда эшкә кайттым, – дип таныштырды үзе белән Марсель Низамиев. – Киләсе елга күрше егете шушы ук көллиятне тәмамлап кайтачак. 

– Марсель ул урманчылар династиясеннән, – дип сүзгә кушылды урманчылар. – Аның бабасы Әлиф абый атаклы урманчы иде.

Элекке вакытларны искә төшереп, атка атланып йөрүчеләр дә булды. Сәгать көндезге 12ләр тулганда ярышлар тәмамланды. 
Көндезге сәгать 1дә Яңа Кырлайда бәйрәмнәре башланып китте. Табигать кочагына зур итеп өсте ябулы ял итү урыны эшләп куйганнар. “Арча урман хуҗалыгы” ширкәтендә һәм “Арча урманчылыгы” хуҗалыгында (җитәкчесе Шамил Хәйруллин) эшләүчеләр – бар да шунда. Өстәлләрдә муллык. Казан артистлары да кайткан. Якташыбыз җырчы Рөстәм Закиров та улы Айрат (саксофонда) белән урманчыларны котладылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илшат Галимуллин авыр һәм кирәкле хезмәт башкарасыз дип, урманчыларга исәнлек-саулык, уңышлар теләде.

Ярышта җиңгән командалар
Беренче урынны Тукай участогы урманчылыгы командасы алды. Икенче – Мари Иле Бәрәңге районы урманчылары, өченче – Сурнар участогы  командасы. 
Иң яхшы капитаннар
Алар: Фәнил Мәгъсумов (Тукай участогы), Юрий Николаев (Сурнар), Рүзәл Мөхәммәтов (Мари Иле Бәрәңге районы “Габит” урман хуҗалыгы ширкәте бүлеге җитәкчесе), Фәргать Һадиев (Балтач  участогы). 
Һөнәр осталары да бүләкләнде
Алар: Рафис Исламов – Тукай произвоство участогы җитәкчесе, Илдар Нигъмәтҗанов – Мари Иле Бәрәңге районы “Габит” ширкәте филиалы җитәкчесе, Алмаз Миннебаев – Тукай участогы урман мастеры.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев