erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үрнәк алырлык Үрнәк авылында булдык

Мәгариф һәм мәдәният, медицина һәм спорт, яшьләр һәм ветераннар тормышы – Иҗтимагый совет комиссиясе барын да контрольдә тота

Узган атнада Үрнәк авыл җирлегендә район Иҗтимагый совет комиссиясенең чираттагы күчмә утырышы үтте.
Комиссия әгъзаларын авыл җирлеге башлыгы Васил Габделхаков һәм “Арча урманчылыгы” оешмасының урманчы-җитәкчесе Шамил Хәйруллин каршы алып, биредә киң үсеш алган урманчылык эшенең һәм җирлектәге авылларның тарихы белән таныштырдылар.

Җирлеккә Үрнәк, Күлтәс, Казанка, Гарталовка, Апайкина-Гарь, Иске Төрнәле, Алга-Көек, Кече Төрнәле, Тылангыр, Дүртөйле, Югары, Урта һәм Түбән Пошалым авыллары керә. Бүгенге көндә биредә 3191 кеше яши, шуларның 933е – пенсионер, берсе – сугыш ветераны. Җирлектә бер урта, бер төп, өч башлангыч мәктәп һәм өч балалар бакчасы эшли. Алты фельдшер пункты һәм ике почта бүлекчәсе халыкка хезмәт күрсәтә. Өч мәдәният йорты, биш авыл клубы, алты китапханә, спорт белән шөгыльләнү өчен мәктәп базаларында биш спортзал, бер хоккей мәйданчыгы, ике спорт мәйданчыгы бар. 

Урман музее
Иҗтимагый совет комиссиясе иң элек Үрнәк авылында урнашкан “Урман музее”нда булды. Арчада 1897 елдан булдырылган урманчылык эшенең сокланырлык бүгенгесе белән танышты алар. Әлеге музей урманның төрле якларын күрсәтүче комплекс булып тора. Биредә Казанка елгасы турында мәгълүмат, урманчылык эшендә кулланыла торган инструментлар, кошлар һәм җәнлекләр тормышы турында почмак, кулдан ясалган агач савыт-сабалар, мунча кирәк-ярагы күргәзмәләре һәм шушы юнәлешкә өлешләрен кертүче шәхесләр турында стендлар бар. 
“Тау битләренә бик күп агач утыртабыз. Кискән агачлар исәбенә яңаларын утырту программасы буенча эш алып барыла. Быел 28 гектар җиргә агач утыртылды инде”, – дип эшчәнлеге белән таныштырды “Арча урманчылыгы” оешмасының урманчы-җитәкчесе Шамил Хәйруллин.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәчет
Алга таба Үрнәк авылы мәчетенә юнәлдек. Биредә кунакларны Илдус хәзрәт Солтанов каршы алды. 2015 елда капиталь ремонт ясалган “Алмас” мәчете узган елда зурайтылып, бүген авылга нур тарата. Дин дәресләре бирү өчен җиһазландырылган бүлмә, хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен намаз урыннары, аш-су бүлмәсе – барысы да югары дәрәҗәдә эшләнгән. 
“Шәригатебез кушканча эшлибез. Биш тапкыр азан әйтелә, тәравих, җомга намазлары укыла, ифтарлар уза. Узган ел беренче тапкыр уку елы башланыр алдыннан балалар өчен бәйрәм ясадык. Моның өчен мәчеткә һәрвакыт ярдәм итеп торучы авылдашыбыз Шамил Хәйруллинга рәхмәтлебез. 90га якын бала җыелды. Чәйләр эчертеп, уйнатып, күңелле чара уздырдык. Моны ел да оештырырга уйлап торабыз”, – диде Илдус хәзрәт.

Мәктәп
Лесхоз урта мәктәбе укучылары кунакларны җыр-бию, нәфис сүз белән каршы алды. 1996 елда элеккеге спорт мәйданы урынына төзелгән мәктәп бүген 180 балага белем бирә. Укулар ике сменада алып барыла. 11 авылдан килеп укучы балаларны автобуслар йөртә. 
Мәктәпнең укыту-тәрбия эше инновацион техно-логияләр кулланып, табигатьне өйрәнү һәм саклауга басым ясап алып барыла. “Табигать дуслары”, “Табигать варислары”, “Мәктәп урманчылыгы” һәм “Эколидерлар” дип аталучы махсус уку программалары булдырылган. 
2006 елда Лесхоз мәктәбе Татарстан Республикасы тарихында “Россиянең иң яхшы авыл мәктәбе” исемен яулап, көмеш кыңгырауга лаек булган. Укучылар да, укытучылар да һәрдаим төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар яулап тора. Дәресләрдән тыш, биредә өстәмә белемгә дә зур урын бирелә. Спорт, сәнгать өлкәсендә җиңүләре санап бетергесез. Берничә тапкыр “Иң яхшы мәктәп урманчылыгы” исемен алып, Россия күләменә чыга алар. 
“Безнең җиңүләр бу мәктәптә эшләгән барлык буыннар тырышлыгы. Чөнки биредәге хезмәт еллар аша тупланган. Һәр эшебез турында озаклап сөйләп була, чөнки мактанырлык эшләребез күп”, – дип, гоурланып сөйләде Лесхоз урта мәктәбе директор урынбасары Фирая Гайнанова.  
Мәктәп директоры Васил Шакиров мәктәпнең матди-техник базасы белән таныштырып, һәр кабинетка диярлек күзәтү ясады. Әлеге мәктәпкә төзелгәннән бирле капиталь ремонт ясалмаган булса да, откан грантлар, федераль һәм илкүләм проектлар исәбенә класс-кабинетлар ремонтланып тора. 
 “Безнең мәктәптә Татарстан Республикасының атказанган укытучысы һәм Россия Федерациясендә гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре исемнәренә лаек алты мөгаллим эшли. Барысы 33 укытучы балаларга белем-тәрбия бирә. Һәр укытучыбыз үз эшенең остасы. Безнең мәктәпнең үзенчәлеге – без менә инде берничә ел проектлар буенча эшлибез. Таләпләр шундый. Бу алым беренче сыйныфтан кертелә. Һәр бала проект эшләп, аны март аенда якларга тиеш”, – диде мәктәп директоры.    
Укытучылар һәм укучыларның яңа технологияләргә таянып башкарган проектларын Иҗтимагый совет комиссиясе составындагы ветеран укытучылар аеруча кызыксынып карады һәм укучыларның тирән белемнәре белән сокланып утырдылар.
“Бу балалар инде әзер студентлар һәм җитәкче булырлык кешеләр. Мәктәпнең эше белән сокланмый мөмкин түгел. Директорның таләпчәнлеге, тырышлыгы һәм  максатчан булуы күренеп тора. Бик уңай тәэсирләр алып китәбез. Рәхмәт сезгә”, – диде Иҗтимагый совет рәисе Надия Мифтахетдинова.
 

Көллият
Соңгы тукталыш Үрнәк авылында урнашкан зур тарихлы Арча агросәнәгать һөнәри көллияте булды. Кунакларны көллиятнең җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев каршы алды һәм биналар буйлап озатып йөрде. 
Бүгенге көндә уку йортында 456 студент белем ала. Аларга 44 педагог белем-күнекмәләр бирә. 2009 елдан әлеге исем белән аталучы көллиятнең Балтач районында һәм Арчада филиаллары бар.
Көллияттә Арча, Саба, Кукмара районнары һәм Казан шәһәреннән килүче егет-кызлар укый. Уку йорты белән янәшә студентлар өчен тулай торак, практик дәресләр үткәрү өчен җиһазландырылган махсус кабинетлар, мастерскойлар һәм автодром бар.     
Авыл хуҗалыгын механикалаштыру, компьютер системаларында программалаштыру, автомобиль транспортына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау, җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе белгечлекләре, авыл хуҗалыгы җитештерүендә тракторчы-машинист, пешекче, кондитер һөнәрләренә укыту алып барыла. Икенче курстан башлап, студентлар укып кына калмый, ә төрле оешмаларда практик тәҗрибә дә туплый.
Биредә белем алучыларның җиңүләре, югары дәрәҗәле исемнәре санап бетергесез. Алар һөнәри осталыкларын һәрдаим республика һәм Россия күләмендә күрсәтеп, алдынгы урыннар яулыйлар.  
Район Иҗтимагый совет комиссиясе Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенең эшчән-легенә югары бәя бирде. “Бик файдалы очрашу һәм кызыклы сәяхәт булды”, – диде алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X