erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтовның икенче китабы чыкты

Урта Бирәзәдән Дамир Нуриәхмәтовның икенче китабы басылды. Монысы "Кайтам әле..." дип атала. Шигырьләр китабы.

 Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре бик матур итеп китапны тәкъдир итү кичәсе үткәрделәр. Күрше-тирә районнан да килделәр. Кичә Дамирның шигырьләрен уку белән үрелеп барды. Шагыйрьнең шатлыгы белән уртаклашырга туганнары, иҗатташ дуслары килгән иде. Бу турыда тулырак итеп район газетасында язарбыз. Фотода Дамир иҗатташ дуслары белән. Ә хәзер әйдәгез Дамирның шигырьләрен бергәләп укыйк.. Дамир нәрсәгә шөкер итә?

Яшә, авыл, саклап йөзеңне,

Чишмә башы булып милләтнең.

Ата-бабам, рәхмәт, башымны

Горур тотарга син өйрәттең. ("Туган телебез")

Туганлык

Җиде бала -- бертуган:

Апа-абыйлар, сеңел.

Өзми туганлык җебен

Тату яшибез бүген.

...Сүндерми нәсел учагын,

төп нигездә яшимен.

Туган-тумачалар өчен

Һәрчак ачык ишегем.

Дамирны нәрсә борчый?

Затлы кавем булып калыйк

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Уртак сыман килеш-килбәтләр дә,

Бер үк кием киеп йөрибез.

Тик хөсетлек нигә икән һаман

Тырнап тора күңел түребез.

Яктылыкка өмет

Бишләп үргән үткен камчының

Татыдылар "тәмен" галимнәр.

Ак күңелгә кара ямау салып,

Зинданнарда черетте залимнәр.

Әйт син, язмыш...

Әйт, син язмыш, аерасың нигә

Туган җирдән әби--бабайны?

Канат ныгып, очып китәр өчен

Үстерә шул күпләр баланы.

Хөрмәтле, сайтны укучылар, Дамир Нуриәхмәтовның шигырьләрен укымый калмагыз. Аның кызыклы мәсәлләре дә бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре