erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уртак көч тау күчерә! Иртәгә Арчада өмә.

Сезне дә кар күмеп китә яздымы? Бездә дә шул хәл. Күптәннән мондый бураннар булганы юк иде. Әмма, нишлисең, кыш шундый булырга тиеш тә. Күнектек без аз карлы, бурансыз, җылы кышка. Ә быел кирәкне бирә - суыгы да бар, бураны дә, кары да. Табигать тә кешеләрне сыный түгелме соң? Халыкның бердәмлеген сыный. Район башкарма комитеты иртәгә, 22 гыйнвар көнне, иртәдән оешма, учреждение, предприятие территорияләрен, җәяүле йөри торган урыннарны чистарту максатыннан өмә игълан итте. Эшкә көрәкләр белән килергә.


Мондый бураннар еш килми, әллә нигә бер. Коммуналь хезмәткәрләр һәм юлчылар көн-төн эштә. Олы юлларда тоткарлыклар юк, җәмәгать транспорты да тоткарлыксыз йөри. Әмма үзебезнең эш урыннарын уртак көч белән тәртипкә китерергә кирәк.Әйдәгез, тагын бер үзебезнең бердәмлекне күрсәтик!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре