erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Утка каршы – лейка белән...

“Тегеләре дә янса ярар иде”, – дип пышылдашулары шактый сәер тоелды.

 

Узган якшәмбедә бөтен гаиләбез (оныклар, кияүләр белән 14 без хәзер), туганнар белән Каенсар ягына ял итәргә барган идек. Искиткеч матур бит безнең туган ягыбыз! Ул оныклар рәхәтләнде су коенып! Күпме тәэсирләр алып, көч туплап кайттык.

Тик кире кайтканда Арчаның Шәрык бистәсе ягында күтәрелгән кара төтенне күргәч эчкә шом керде. Нәрсәдер ачыклыйсы булса мин гадәттә күршебез Наил Нурулловичка шалтыратам. Башта ул телефонын алмады (бу вакытта ул чиләк белән су ташып янгын сүндереп йөргән икән). Бераздан: “Чишмәле урамында мунча, сарай яна”, – дип шалтыратты. Бу урам безгә елга аша гына.

Кайтып җиткәнче күзләр гел шул төтендә булды. Кап-кара төтен, ялкыны да көчле. Җил көчәеп алганда янгын тагын да куркынычрак булып күренә. Ул тирәдәге урамнардагы машина! ЮХИДИ, полиция хезмәткәрләре хәрәкәтне көйләргә мәҗбүр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кайтып туктауга лейка күтәреп кызу-кызу барган күршеләр Лена белән Зөлфирәне күрдем. Ничектер сәер булып китте, шундый утны лейка белән сүндереп буламы инде! “Янгын үрләмәсен дип елгадагы үләнгә сибәбез”, – диләр болар. Бактың исә, чиләк белән су ташучылар да җитәрлек икән. Бик уңайсыз урам бу, бер яклы, тар, анда җиңел машина белән борылуы да кыен. Янгын сүндерү машиналары тиз килеп җитте, диделәр, бу урамда яшәүчеләр аларга рәхмәт укый. Шул ук вакытта кешеләрнең бердәмлегенә, ярдәмчел булуына сокланырлык. Түбәләргә менеп, әнә шул чиләк белән ташыган суларны да сибеп утка артык җәелергә ирек бирмәделәр.

Арчада яши башлагач булган бер янгын вакытында халыкның битарафлыгын күреп шаккаткан идем. Мондый очракларда бөтен авыл аякка басканын күреп үскән кешеләр бит без. Төнлә күрше йортта чыккан янгында ярдәмгә ташланып шунда янып үлгән Казанка авылы егете әле дә күз алдында.

Ә теге очракта бер түрәнең йорты янды (ут төрткәннәр икән дип тә сөйләделәр). Шулай ук шактый кеше җыелган иде. Тик берсе дә чиләк тә, көрәк тә күтәрмәгән. “Тегеләре дә янса ярар иде”, – дип пышылдашулары шактый сәер тоелды. Әле ул елларда гади халык белән түрәләр арасындагы упкып алай тирән түгел иде...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре