Уҗымнарның хәле ничек?
Уҗымнарның хәле әйбәт
Россия авыл хуҗалыгы үзәге белгечләре 13 февральдә “Тукай” ширкәтенең арыш басуында булдылар. Сорты – “Зилант”, 50 гектарда. Кар катламы – 55 сантиметр. Ике катта боз кабыгы бар. Беренчесе 40 см җирдән биеклектә (25 гыйнварда 1 градус җылы булды). Икенче катлам 12 февральдә яуган яңгырдан соң барлыкка килде. Уҗымнарның исәнлеген ачыклау өчен пробалар алынды. Сынап карагач яшәү сәләте 99 процент булуы ачыкланды.
Үсемлекләрнең куаклану үзәгендә минус 0,9 градус (3 сантиметр тирәнлектә). Боз кабыгы калынлыгы 5–7 мм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев