Уңыш үстерүнең зарарсыз юллары бар
Оригинал орлыклар гектардан бер тоннага кадәр өстәмә уңыш бирә.
Әңгәмәдәшебез – Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе Рүзәл Мортазин.
– Рүзәл Габделфәр-тович, бүлекнең ниләр белән шөгыльләнүен әйтеп үтсәгез иде.
– Без төп ике юнәлештә эш алып барабыз. Беренчесе – орлыкчылык, икенчесе – үсемлекләрне
саклау.
Орлыкчылык юнәлеше орлыкларның һәм үсемлекләрнең сортлылыгын һәм чәчүлек сыйфатларын ачыклаудан гыйбарәт. Чәчелә торган орлыкларның сертификаты булырга тиеш. Чәчкән вакытта тикшерүләр үткәрәбез. Орлыкка дип чәчелгән басуларны контрольдә тотабыз. Нәкъ шул сорт чәчелгән икәнлеген урынга барып карап раслыйбыз. Ә хуҗалык ихтыяҗына тотыла торганнарына теркәү үткәрелә.
Урып-җыйнау алдыннан ындыр табакларын тикшереп чыгабыз. Шулай ук амбарлар, орлык чистарту машиналары, линияләре тикшерелә.
Игеннәр өлгергәч, бөртекләрнең дымлылыгын тикшереп, кайчан уракка төшәсен билгелибез. Урып-җыю башлангач кайсы мәйданнардан орлык алынуын, аларны ничек эшкәртүләрен, кондициягә китерелүен контрольдә тотабыз. Сатарга дигән орлыкларны тикшерүгә үзебез барып алабыз.
– Соңгы вакытта үсемлекләрне саклауда биологик ысулларны куллануга игътибар күбрәк бирелә башлады кебек.
– Әйе, нәкъ шулай. Быел 25 гыйнварда республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аграр мәсьәләләргә багышланган конференция уздырды. Анда туфракның табигый уңдырышлылыгын күтәрүгә басым ясалды. Моның төп юлы итеп биологик алымнар күрсәтелде. Туфракның ачылыгын известьлау юлы белән киметергә, сидераль культураларны күбрәк чәчәргә, биологик ашламалар кулланырга, үсемлекләрне корткычлардан, авырулардан саклый торган биологик препаратларны файдаланырга.
Тупланган ашламаларны һәм үсемлекләрне саклау препаратларын дөрес итеп куллану өчен эремә үзәкләре булдыру бурычы куелды.
– Куелган бурычларны тормышка ашыруда башлап һәм оештырып йөрүчеләр – агрономнар. Соңгы вакытта аларга игътибар арта дип беләм.
– Әйе, әлеге белгечләрнең бик тә кирәклеген вакыт үзе күрсәтте. Бәхеткә, безнең районда зур тәҗрибә туплаган, үз һөнәрләренә
тугрылыклы агрономнар бар. Аларның сафы яшь белгечләр белән тулылана тора. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчелеге агросәнәгатькә хезмәт итүче фәнни оешмаларга баруны оештырды. Белемнәрне яңартып, баетып торуның файдасы зур. Шулай ук районның үзендә дә укулар үтә, аларда республика уку йортларында, оешмаларда эшләүче белгечләр дә файдалы чыгышлар ясый, киңәшләрен бирә.
Агрономнар Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалының биологик препаратлар җитештерә торган лабораториясендә дә булдылар. Анда гөмбә авыруларына, корткычларга каршы һәм башка максатларда кулланыла торган биологик препаратлар җитештерелә. Алар ярдәмендә, химик препаратлар кулланмыйча, барлык авырулар, корткычларга каршы көрәшеп була.
– 2021 ел уңышы өчен ниләр эшләнде?
– 16833 гектарда көзге культуралар чәчелгән иде. Кыш буе аларның торышын күзәтеп, тикшереп тордык. Алар яхшы хәлдә. Әзерләнгән орлыкларның 57 проценты – оригинал һәм элита категорияле. “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче”, “Курса МТСы”, “Аю”, “Тукай”, “Кишет”, “Ашыт”, “Заря” ширкәтләрендә, Аксаков, Хәйретдинов крестьян-фермер хуҗалыкларында 60–100 процент. “Северный”, “Яңарыш” ширкәтләре дә орлыкларны яңартып торалар.
Быелдан башлап чәчелгән мәйданнарга карата бирелә торган дәүләт ярдәме орлыкларның сортына, репродукциясенә һәм кондициясенә карап бирәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев