erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уңышлар бар, мөмкинлекләр зур

13 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белән әңгәмә.

13 октябрь – Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне. Шушы уңайдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Ренат Мансурович, әле ел бетәргә шактый вакыт булса да, бәйрәм алдыннан кайбер нәтиҗәләр ясап китсәгез иде.

– Авыл хуҗалыгы өчен ел начар килде, дип әйтеп булмый. Әмма көздән туфракта дым аз калып, уҗымнар кышлау өчен шартлар начар булды, язын аларның шактый өлешен бозып кабат чәчәргә туры килде. Май башында 30 градуска җиткән эсселек, аннан соң озакка сузылган салкын һава торышы язгы кыр эшләрен тоткарлады, күпьеллык үләннәрнең беренче катыннан көткән уңышны алып булмады. Шөкер, күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан, берьеллык үләннәрдән җитәрлек күләмдә  терлек  азыгы әзерләнде.

Урып-җыю чоры җиткәч һава шартлары игенчеләребезне тагын бер тапкыр сынады. Июль азагында, август башында яуган тоташ яңгырлар урып-җыю башында тоткарлыклар тудырды. Шуңа да карамастан, игенчеләребез фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп эшләделәр. Район ашлыкның тулай җыемы буенча республикада икенче урынга чыкты. Барысы 175147 тонна ашлык җыеп алынды.

Урып-җыю чорында механизаторларыбыз игътибар үзәгендә булды. Атна саен йомгак ясалып, хезмәт алдынгыларына район башлыгының Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырылды. Соңрак районның иң яхшы 20 комбайнчысы 10ар мең сумлык премияләр алачак.

Бүгенге көндә район кырларында рапс сугу, кукуруз уру, туңга сөрү эшләре бара.

– Хуҗалыкларның төп икътисадый иминлеген тәэмин итүче терлекчелек тармагында эшләр ничек тора?

– Ит җитештерү буенча күрсәткечләребез начар түгел. Әмма файдаланылмаган мөмкинлекләр дә шактый. Терлекләрдән тәүлеклек  артым алу түбән, шул сәбәпле таналарны каплату срогы озая. Бу инде җитештерелгән продукциянең үзкыйммәте артуга китерә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Терлекләрнең баш санын киметүгә юл куйган хуҗалыклар бар. Киләчәктә без хәлне төзәтергә тиешбез.

Хәзерге вакытта көн саен 158 тонна сөт җитештерелә. Үсеш – 5 процент. Сөтчелектә алга китү өчен заманча комплекслар кирәк. “Тукай” хуҗалыгында 500 башлык шундый комплекс файдалануга тапшырылды. “Яңарыш” ширкәте 1000 баш сыер сыешлы комплекс төзүгә керешәчәк.

Район терлекчеләре алдагы елларда әйбәтрәк нәтиҗәләргә ирешерләр дип өметләнәм. Хуҗалыкларның төп  яшәешен, көндәлек керемен сөтчелек тармагы тәэмин итә. Ел дәвамында сөткә бәяләр дә тотрыклы булды. Шул сәбәпле, хуҗалыклар да техник базаларын шактый ныгыта алды. Тузган техника белән азык та әзерли алмыйсың, икмәгең дә басуда озак  ятарга мөмкин. Район хуҗалыклары быел 2 трактор, 3 ашлык комбайны, 5 үзйөрешле ургыч, 1 чәчү комплексы, 100гә якын тагылма кораллар алдылар. “Яңарыш”, “Игенче” хуҗалыклары югары җитештерүчәнлекле ашлык киптергечләр булдырдылар.

Авыл хуҗалыгы продукциясенең 10 процентын фермерлар җитештерә. Хәлим Гарипов, Дамир Шакирҗанов, Рәзимә Бариева, Илсөя Гатауллина хуҗалыкларының эшен уңай бәялим. Бүгенге көндә фермерлыкны үстерү буенча республикада 20гә якын программа гамәлдә. Шушы программалардан файдаланып Хәлим Гарипов, Дамир Шакирҗанов сыер тораклары төзиләр, Рәзимә Бариева кошчылык фермасы төзеп файдалануга кертте.

Күргәнебезчә уңышларыбыз шактый һәм шушы уңышларга үз өлешен керткән авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәрен, ветераннарыбызны һөнәри бәйрәм белән котлыйм!

Кынлыклар белән исәпләшмичә, үз эшләрен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, авыл хуҗалыгының барлык фидакарь хезмәтчәннәре белән горурланабыз. Барысына да нык сәламәтлек, бәхет, күтәренке рух,  яңа хезмәт җиңүләре телим!

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X