erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Уңышны арттыру юлларын өйрәнделәр

21 июльдә Арча сорт сынау участогында “Татарстан Республикасында сөрү җирләренең нәтиҗәлелеген күтәрүнең төп чаралары” дигән темага зона семинары үткәрелде

 

Төшкә кадәр 12 районда эшләүче эре инвесторлар, төштән соң әлеге районнарның башлыклары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре җитәкчеләре, белгечләр, хуҗалыклар җитәкчеләре чакырылган иде.

Анда ТР Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов сүзен быелгы явым-төшемнәрдән башлады. Чөнки уңышның нинди булуы табигать шартларына бәйле. Быел яңгырлар явып тора кебек. Әмма хәл төрле җирдә төрлечә. Безнең районныкын гына алыйк. Апрельдә норма – 35 мм, 44,5 мм яуган. Майда норма – 35 мм, 41,3 мм яуган. Июньдә норма – 61 мм, 45 мм яуган. Июльдә норма – 68 мм, 28,7 мм яуган. Районның үз эчендә дә күккә карап яңгыр көтеп йөрүчеләр шактый.

Министр урынбасары, табигать шартларына бәйле рәвештә, чәчүлекләрне иминиятләүнең мөһимлеген аңлатты. 2019 елда һәлак булган көзге культуралар өчен Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы түләвен уңышны иминиятләштерүчеләр генә

алган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә уңышның формалашуына килгәндә, ул өч төп өлештән тора: тук бөртекле башаклар саны, башактагы бөртекләр саны һәм орлыклар авырлыгы. Бу уңайдан 15 августтан башланачак көзге чәчүгә аеруча зур игътибар бирелде. Арышны 15 августтан 30 августка кадәр, көзге бодайны 25 августтан 5  сентябрьгә кадәр чәчәргә. Чәчү өчен күчмә фонд орлыкларны гына файдаланырга.  Көздән корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәргә, авыруларга каршы барлык чараларны эшләп калдырырга. Барлык таләпләрне үтәгәндә гектардан 60 центнерга кадәр уңышка өметләнеп була, моңа мисаллар бар.

Семинарда катнашучылар авыл хуҗалыгы культураларының өметле сортлары белән дә таныштылар. 80 гектарны биләгән сорт сынау участогы мөдире Фәнис Зарипов әйтүенчә, биредә 11 культураның 205 сорты игелә. Болардан тыш, төрле компанияләр, ширкәтләр 32 тәҗрибә кыры булдырганнар, 2 гектарда үзебезнең арышның “Тантана” сорты белән, чит илнең “Авиатор” сортларын чагыштырып карау өчен үстерәләр.

Шунда ук төрле технологияләр буенча кулланыла торган заманча техника тезеп куелган. Аларның күбесе районыбыз хуҗалыкларында эшли инде.

Семинарда галимнәр, белгечләр үтемле чыгышлар ясадылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X