erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Үз шөгыльләренә гашыйклар яки “башлары киткән”нәр

Арчада яшәүче Фәрит Сафин күгәрченнәр ярышы үткәрә? Аптырап калдым. Сәер бит, күгәрченнәрне ярыштырып та була икән

Кызыксынып Шәрык бистәсендә яшәүче Сафиннарның өйләренә киттем. “Күгәрченнәр Владимир өлкәсе, Павловск авылыннан кузгалып китте. Кайтып җиткәннәрен көтәбез”, – диде хуҗа.

Бактың исә, Фәрит Сафинга илнең төрле почмакларыннан, хәтта Белоруссиядән дә күгәрченнәр китергәннәр. Ул аларны тәрбияли, ашата, эчертә, ярышка әзерли. Елга дүрт ярыш оештырыла. Мин финалга эләккән булып чыктым. Күгәрченнәрен калдырган кешеләр дә кайткан. Дөрес, эш көне булу сәбәпле, барысы да килә алмаган. Әмма система шулай эшләнгән, махсус “сәгать” ярдәмендә барысы да үз күгәрченнәрен күзәтеп тора. Һәр спортчы күгәрченнең үз паспорты, махсус “чип”ы, тәпиендә балдагы бар. Хуҗалары таный. Бернинди алдау була алмый. 

– Күгәрченнәрне улыбыз Рөстәм һәм Фәритнең дусты Мәскәүгә илтә китте. Махсус урын бар. Шуннан бүген иртәнге алтыда очыртып җибәрделәр. Менә-менә кайтып җитәргә тиешләр, – диде Фәрит оештыру эшләре белән шөгыльләнгән арада аралашып киткән хатыны Фирдия ханым. 
Мәскәүдән Арчага? Торган йортларын үзләре табып кайта? 

– Кайталар. Алар бит өйрәтелгән спортчы күгәр-ченнәр. Берсе артыннан берсе тезелеп юлга кузгалалар. Дөрес, каршылык очрамаска тиеш. Аларны карчыга аулый. Ул очрап куркытса яки берәрсе чыбыкка бәрелсә, бер-берсеннән аерыла һәм әйләнгеч юлдан озаграк кайта алалар, – диде Фирдия ханым. – Элек Фәритнең үз күгәрченнәре дә ярышларда катнашты һәм ул вакытта җиңүчегә машинага кадәр куялар иде. Хәтта Фәрит машина да отты. Хәзер үзенекен очырмый. Ул тренер. Сез белмисез генәдер, Арчада да күгәрченнәр тотучылар бар. Әллә кайлардан киләләр. Хыялыйлар бик күп.

Бактың исә, унтугызынчы гасыр ахырында ук күгәрченнәр ярышы үткәрелгән. Әмма беренче бөтендөнья сугышы вакытында аларның күбесе үлгән, юкка чыккан, Германиягә озатылган. Әмма бу кошларга карата мәхәббәт сүнмәгән. 1929 елда хат ташучы күгәрченнәр ярышы үткәрелә башлаган. Хәтта бердәм кагыйдәләр, күчмә кубокка кадәр барлыкка килгән. Сугыштан соң күгәрчен үрчетү белән шөгыльләнүчеләр тагын да арткан, алар катнашында ярышлар, башка спорт чаралары оештырылган. 1984 елда Бөтендөнья күгәрчен спорты берләшмәсе барлыкка килгән. Россия чемпионаты үткәрелә башлаган. Очу вакыты махсус “сәгать” ярдәмендә күзәтелгән. Судья җиңүчене билгеләгән.

Шундый ярышларның берсен оештыра да инде Фәрит Сафин. Мәскәүдән күпме вакытта кайсы һәм кемнең күгәрчене кайтып җиткән, нинди тизлектә очкан  – махсус “сәгать” теркәп бара. Иртәнге алтыда очырган илледән артык күгәрченнәрнең унысы көндезге беренче яртыга кайтып җитте. Аларны илтә барганнар да шул вакытта юлга чыккан, алар тиз генә күренмәде әле. Канатлары юк шул, машинада очып булмый. Фәрит һәрбер күгәрченне каршы алып, кайту белән ояларына ашыкты, эчәрләренә, ашарларына салды. Йорт кадәр диярлек урынны алып торган ояларда чисталык, тәртип, ашарларына кошлар өчен махсус ризык. “Авырсалар, дарулар белән дәвалыйбыз”, – диде хуҗа. 

Фәрит Сафин үзе күгәрченнәр белән кечкенәдән шөгыльләнгән. Арча станциясендә яшәгән ул, анда күп кеше күгәрчен тоткан. 
– Иртүк дүрттә торып Казанга Суконкадагы кошлар базарына барабыз. Күгәрчен сатып алабыз. Ул вакытта телефон, компьютер юк, бу үзенчә бер шөгыль инде. Абый тота иде, миңа тапшырды. Кызыксынып киттем. Әмма сигезенче сыйныфта укыганда күгәрченнәремне урладылар. Шуннан туктадым. Мәктәпне тәмамладым, армиядә булып кайттым. Спорт күгәрченнәре алу теләге барлыкка килде. 2008 елда алдым. Шуның өчен Украинага, Бельгиягә бардым. Казанда клубка язылдым. Татарстан чемпионы булдым. Аннан бюджетка сыймый башладым. Клубтан чыктым. Хәзер үзем тренер. Күгәрченнәрне өйрәткән өчен акча бирәләр. Шуңа ашарларына да, дарулар да, ярышта җиңүчеләргә кубоклар, дипломнар да алам. Быел беренче килгән күгәрчен хуҗасына 120 мең сум бирелә, – диде Фәрит Сафин. – Монда җыелган кешеләр барысы да үз шөгыленә гашыйклар, икенче төрле әйткәндә, “башлары киткән” кешеләр. 
Ул үзе яулаган дипломнар, кубоклар, бүләкләр белән таныштырды. Күгәрченнәрен күрсәтте. Гади күгәрченнәр белән спорт күгәрченнәре аерыла икән. Гадиләре өй тирәсендә генә бөтерелә, ә спортчы күгәрченнәр еракка оча. Ярышта аларның нинди вакытта кайтып җитүе очып киткәннән алып оясына кереп урнашканга кадәр санала. Кайберләре түбәгә килеп куна да, озаклап тора. Ә вакыт үтә. Нишлисең, тиз бул, дип әйтеп булмый. 

Спортчы күгәрченнәрне соңыннан аукционга сатарга куялар. “Бәяне аның уңышларына карап куялар, – диде Фәрит Сафин. – Мәсәлән, Европада  аукционда бер күгәрченне бер миллион алты йөз утыз мең еврога сатканнар. Күгәрченнәрне кытайлар бик ала”.

Менә шулай гадәти булмаган ярышта гадәти булмаган, Фәрит үзе әйткәнчә, “башлары киткән“, кешеләр белән танышып кайттым. Һәркемнең яраткан шөгыле була. Берәүгә балык тоту ошый, икенчесе ауга йөрергә ярата, күгәрчен тотучылар үз шөгыльләренә гашыйк. Безгә сәер, ә менә алар өчен хобби. “Мин шәһәрдә яшим. Күпкатлы йортлар ишегалдында оялары тора. Урынын рәсмиләштердем, урын өчен дә, һава өчен дә түләп барам”, – ди берсе. – Миңа ошый. Күгәрченнәр бик акыллы кошлар. Мин шулар белән сөйләшәм. Ташлап та карадым. Булмады. Авыру инде ул”.

Күгәрченнәр ярыштан килеп беткәч, судья җиңүчеләрне билгеләде һәм ярымфиналда, финалда беренче-өченче урыннарны яулаганнарга кубок, диплом, акчалата бүләкләр тапшырылды.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев