erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Үзең барып күрүгә ни җитә

Үзем дә таптым, авыл халкы да алып килде.

Гөлназ Галимҗанованың эшенә карашы соклану уятты, кыска гына вакыт эчендә үзем дә сизмәстән аның дөньясына кереп чумдым.

Гөлназ ханым белән без Урта Пошалым китапханәсендә очраштык. Танышып китү дә сәер килеп чыкты. “Авыл китапханәчеләре турында да языгыз сез”, – дип  шалтыратты ул миңа.

Аның бу сүзләре кызыксыну уятты. Шулай басым ясап әйтерлек нәрсәләр эшләде икән ул?! Беркөн юлга чыктык. Алдан хәбәр иткәнгә урамда каршы алды. Уртача буйлы, чандыр гына, әмма беренче карашка ук гаҗәеп тере ханым. Гадәттә, эш буенча очрашканда без кешенең үзе турында сораша башлыйбыз. Кайберләреннән сүзне тартып алабыз. Ә Гөлназ үзе турында бер җөмлә әйтте дә, бирелеп, дөньясын онытып хезмәте турында сөйли башлады. Телсез калып, бирәсе соравымны да онытып бирелеп тыңладым да тыңладым.

Китапханәче булып эшли башлавына 25 ел була икән. Шушы вакыт эчендә ул бу хезмәткә тәмам гашыйк булган. Чынлыкта бер еллык курсларда укып, хисапчы һөнәрен үзләштергән ул. Аннан авыл Советында хисапчы-кассир булган. Җиде елдан соң китапханәдә эшли башлаган. Нинди кискен үзгәреш. Хисапчы һәм китапханәче. “Яраттым”, – диде бер сүз белән. Шул ярату аны Казан мәдәният институтына алып килгән. Уңышлы гына тәмамлаган. Бүгенгә кадәр Урта Пошалым авыл китапханәсендә эшли. Үзе Югары Пошалым кызы, Түбән Пошалымда кияүдә. Өч авылны бер итеп хезмәт күрсәтә.

Яңадан китапханәгә тартылды

– Китап укучылар бармы соң? – дип кызыксынам.

– Хәзер ул сорауны еш бирәләр. Элек китап юк иде. Уйлап карагыз, 5-10 яңа китап кайта. Менә шул вакытта китап укучыларны таратып бетердек тә инде без. Берзаман китаплар күп кайта башлады. Татарстан китап нәшриятында чыкканнар. Шуның белән бергә китап укучылар да яңадан китапханәгә тартылды. Минем кайнанам атнага алтышар китап укый иде. Төнге сменада эшләүчеләр бик еш килә. Сакта тора икән, нишләп кенә бетәргә кирәк. Файдалы шөгыль – кулга китап ала. Мәктәп программасы буенча да бик күп бездә китаплар. Түбән Пошалымга, Югары Пошалымга  күчмә китапханә белән төшәм. Көтеп алалар, килә алмаганнарның өйләренә илтәм. Югары Пошалымга ун көнгә бер, Түбәненә айга бер барам. Узыштан алалар китапларны, – диде Гөлназ ханым. – Китап фонды бай безнең. Ун меңнән артык китап бар. 2010 елда “Модельле авыл китапханәсе” дигән Россия Президенты грантын оттык. Шуңа 1000 китап, 200 аудиовизуаль диск, компьютер техникасы кайтты. Ул дисклар төрле чаралар оештырганда шундый уңай булды. Аңа күпме вакыт үткән, әмма искермиләр дә, актуальлекләрен дә югалтмыйлар. Төрле темаларны үз эченә алган белешмә-библиографик фонд булдырдым. Студентлар, укучылар өчен курс эшләре язганда зур байлык инде ул. Узган ел цифрлаштыру елы иде. Аның буенча да бездә китап  бик күп.

Гөлназ Галимҗанова һәр нәрсә турында шулкадәр бирелеп сөйли, әйтерсең лә ул аның бар булган байлыгы, иҗат җимеше. Бәлки шулайдыр да. Чөнки 25 ел эчендә күпме көчен, энергиясен, тырышлыгын шул хезмәткә багышлаган, өч Пошалым арасын таптап күпме юл үткән, күпме чара оештырган, китап укучылар туплаган, иҗат сөючеләрне барлаган.

Бәйге үткәрү – аның өстенлеге

– Китапханәдә бер урында утырып кына әллә нәрсә эшләп булмый. Мин йөрим. Урыннарга чыгам. Югары Пошалымга мәктәпкә менәм, укучылар белән викториналар уздырам, бәйгеләр оештырам. Бәйге үткәрү – минем өстенлек дип әйтергә дә була. Төрле темаларга оештырам. Интернетта “Урта Пошалым авыл китапханәсе” дигән үземнең төркемем бар. Шунда барысын да биреп барам. Бәйге үтәсен дә, эшләрен дә, нәтиҗәләрен дә, җиңүчеләрен дә. Үземчә бүләкләр дә әзерлим. Китап  бүләк итсәң дә балалар өчен күңелле бит, – диде Гөлназ ханым. – Ә бәйгеләр төрле темаларга үтә. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә катнаша. Нәтиҗә ясаганда барысы да китапханәгә килә. Әнә шулай акрынлап китап укучылар саны да арта бара.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аннан шушы өч авылдан чыккан танылган шәхесләр белән очрашу, алар турында истәлек кичәләре оештыруны да практикага кертеп җибәргән китапханәче. Бездә танылган кешеләр юк, дип җавапны кыска тота кайберәүләр. Алар бөтен авылда бар, Гөлназ кебек үзеңне аямыйча, вакытыңны жәлләмичә йөрергә, эзләнергә генә кирәк. Ул белгән мәгълүматларның кайберләре турында беренче ишеттем. Гариф Ахунов турында кайберәүләргә билгеле булмаган мәгълүматларны да табып чыгарган ул. Язучылар гына түгел, тарихчылар Газиз Гобәйдуллин (Сабит бабасы Югары Пошалымнан), филология фәннәре кандидаты Резеда Рәхимова (шушы яктагы һөнәрчеләр турында хезмәтләр язган), җырчы Зөһрә Сәхәбиева (әнисе Урта Пошалымнан, колхозлашу чорында колхозга кермәс өчен читкә китеп, гомере буе туган авылын сагынып яшәгән), танылган шәхесләр Рәшит Галләм, Фәрит Хуҗин (Сеҗедән, Пошалымда туганнары яши), Рафаэль Хангәрәев, җырчы Рөстәм Закиров һәм башкалар да читтә калмаган. 

“Шигьри җаннар” клубы

–  Очрашулар оештырабыз, аралашып торабыз. Һәрберсенә багышлап тормыш юлларын, эшчәнлекләрен чагылдырган китаплар чыгардым, үзлегемнән эшләнгән китаплар, аларга багышлаган почмаклар булдырдым. Авыл халкы кызыксына, укый, сораша. Бәетләр китабы да бар. 1905 елдан алып бүгенге көнгә кадәр язылган бәетләрне җыеп бер китапка тупладым, – диде китапханәче. – Аннан “Шигьри җаннар” дигән клуб эшли китапханәдә. Иҗат итүчеләрне шунда чакырам, алар белән элемтәдә торам. Югары Пошалымнан Ренат Шәрәфиевны шулай таптым. Карыйм, контактта утыра. Кердем. Шигырьләрен күрдем. Берничә шигырен үземнең төркемгә куярга рөхсәт сорадым. “Үзем өчен генә бит алар”, – ди. “Ренат абый, шигырь күргәнем бар. Әйбәт бит болар. Куйыйк әле, кешеләр ни әйтер”, – дим. Яраттылар. Китап итәргә тәкъдим ясадым. Баштарак карышса да, балаларым, оныкларыма истәлек булыр, дип уйлана калды. Озакламый китабы да басылып чыкты. Иҗат кичәсен оештырдык. Анда да: “Мин кем инде, килмәсләр”, – дип каршы торды.  Искиткеч матур кичә килеп чыкты. Шигырь сөючеләр дә, авыл халкы да килде. Кеше күп җыелды. Китапларын да сорыйлар, шигырьләрен яттан өйрәнәләр. Кабаттан бастырып алды инде. Әнә шулай танылып китте Ренат абый. Хәзер аның сүзләренә җырлар да бар.

Китапханәдә музей?!

 Урта Пошалым китапханәсе турында тагын бик күп язып булыр иде. Әмма минем музейны да чагылдырасым килә. Әйе, музейны. Гөлназ Галимҗанова китапханә янындагы бер бүлмәдән музей оештырган. Туган якны өйрәнү музее. Анда ниләр генә юк.

– Тагын да зурайтыр идем, урыным, мөмкинлек кенә юк. Бу склад шикелле генә бүлмә бит. Шундый хыялый инде мин, түзмәдем, өстәлләр тезеп булса да әйберләрне урнаштырдым, – диде ул. – Аларны үзем дә таптым, авыл халкы да алып килде. Менә бу каз утыра торган кәрҗинне (бер кәрҗинне күрсәтте, хәтта каз утырганнан калган саламнары да алынмаган) чүплектән табып алдым. Гадәттә, мине эшкә машина белән ирем китерә. Шунда чүплек янында әлеге кәрҗинне күреп алдым. Иремә бер сүз әйтмәдем, эш янында төшеп калдым да, ул кайтып китүгә, чүплек янына йөгердем һәм кәрҗинне алып та килдем. Истәлек бит ул. Ә менә бу кулдан үреп ясалган чемодан (чемоданга күрсәтте). Бер авылдашыбыз шуның белән безнең якка кияүгә килгән. Кайберләр әйберләрнең исемнәрен дә белми идем. Кешеләрдән сорадым. Кызыксыналар. Балаларны кертеп җибәрсәң, чыга алмый яталар.

Урта Пошалымга барсагыз, китапханәдәге музейга керми китмәгез. Моңа кадәр бер музейда булмаган әйберләр дә бар анда. “Кайдан табып бетердегез?” – дип сорыйм аптырап. “Таптым инде. Тырышырга, эзләнергә, кызыксынырга гына кирәк”, – диде ул. Ә ничек мавыктыргыч итеп сөйли. Махсус видеога яздырып бардым. Сайтта карый аласыз, куярмын. Шуннан карап та үзеңне музейда булган кебек хис итәргә мөмкин. Әмма барып күрүгә ни җитә.

Әнә шундый үз эшенә чиксез бирелгән, ару-талуны белмәгән, үзен аямыйча эзләнгән, йөргән, тапкан, хезмәте турында мавыктыргыч итеп сөйли белгән китапханәче белән танышып кайттым мин. Хәзер инде ни өчен чакыруын аңладым. Күрсәтер эшең булу өчен Гөлназ Галимҗанова кебек тынгысыз җан булырга кирәк шул.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре