Узган ел чәчәк авыруы очрагы арткан, кызамык белән авыручылар саны кимегән
Узган ел республикада йогышлы авыруларның 680 мең очрагы теркәлгән.
2025 елда Татарстанда чәчәк авыруы арткан һәм кызамык очраклары кимегән. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең йомгаклау коллегиясе алдыннан ведомство җитәкчесе Марина Патяшина сөйләгән. "Быел безгә энтеровирус инфекциясенә, ачыкланмаган этиологияле кискен эчәк инфекциясенә, шулай ук җил чәчәк авыруына игътибар итәргә кирәк. Бу инфекцияләр буенча без үсеш күрәбез", - дип хәбәр иткән ул. Узган ел республикада йогышлы авыруларның 680 мең очрагы теркәлгән.
Чыганак: https://dzen.ru/a/aW3ZUNSrMzjMraRl?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев