erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Узган уку елында химиядән бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган Илнур Абдуллин сайлауда катнашты

Ул гаиләсе белән туган авылы Носыда сайлауларда үз тавышын бирде

Илнур белән без җәй көне Йолдызлар аллеясында очрашкан идек. Ул вакытта анда аның исемле йолдызы кабынды. Тантанага ул әти-әнисе, энесе, укытучысы Лилия Фәтхрахманова белән килгән иде. Ул биология буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк, рус теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этапларында, химия буенча “Олимпка юл” республика олимпиадасында призлы урыннар яулаган егет. Илнурның уңышлары моның белән генә бетми. Химия буенча бердәм дәүләт имтиханында ул 100 балл җыйган, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган егет, кечкенәдән килгән хыялын тормышка ашырып, Казан медицина университеты студенты булган. Ә бүген ул гаиләсе белән туган авылы Носыда сайлауларда үз тавышын бирергә килгән.

“Мин әле быел беренче тапкыр сайлыйм. Горурлык хисе белән барам, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Илнур.  – Районыбыз һәрвакыт алга барсын, усеш алсын, яхшы күрсәткечләргә ирешсен, республикада алдынгы районнарнын берсе булсын”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев