erid:2VtzquqpS7d
Вакцина ясаталар
Арча яңалыклары

Вакцина ясаталар

Апа бүген вакцина ясатырга тиеш иде.

Шалтыратып хәлен белдем. Ул Казанда яши һәм заводта эшли. 22 октябрьгә вакцина ясатырга язылган иде.

- Вакцина ясаттыңмы әле? - дип шалтыраттым.

- Ясаттым. Иртәнге сәгать 9да. Заводка килеп ясадылар. 200 кеше ясатты. Куркып тормыйлар. Ясаталар, - диде ул.

- Хәлең ничек? - дип сорыйм.

- Әйбәт, Аллага шөкер.

Мин үз киңәшләремне бирәм. Саклана күр, кеше күп җиргә барма, салкын тидермә, дим.

Менә шундый хәлләр.

Барыбыз да исән-сау булыйк. 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев