ДАИ бүлекчәсе искә төшерә.
Арча районы эчке эшләр бүлегенең ДАИ бүлеге теркәү-имтихан бүлекчәсе искә төшерә!
ДАИ юнәлеше буенча дәүләт хезмәтләре гамәлдәге административ регламентлар нигезендә, алдан язылу буенча һәм билгеләнгән вакытта гына күрсәтелә.
Дәүләт хезмәтләренә электрон рәвештә гаризаны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, бәйрәм һәм ял көннәрендә дә, интернет челтәренә тоташкан теләсә нинди җайланма аша тапшырырга мөмкин.
Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (Дәүләт хезмәтләре) дәүләт хезмәтен алу өчен уңайлы вакытны һәм урынны сайлау мөмкинлеге бирә.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев