“Ватан” ширкәтендә семинар
29 декабрьдә “Ватан” ширкәтендә терлекчелеккә багышланган семинар-киңәшмә булды. Анда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов 11 айлык эшкә анализ ясады, бурычлар билгеләде.
Район башлыгы Илшат Нуриев алдынгы терлекчеләргә, әйбәт нәтиҗәләргә ирешкән хуҗалыкларга Рәхмәт хатлары, Дипломнар тапшырды. Ноябрь ае нәтиҗәләре буенча күчмә кубокка “Кызыл Яр” ширкәте лаек булды.
Соңыннан семинарда катнашучылар ширкәтенең яңа азык цехында, Пөшәңгәр фермаларында булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев