Ватан урамында юл-транспорт һәлакәте
“Лада-217230” машинасы юл аркылып чыгу урынында җәяүлегә юл бирми һәм аны бәрдерә
Сентябрь башында шәһәрнең Ватан урамында юл-транспорт һәлакәте булды. Арчага таба баручы “Лада-217230” машинасы юл аркылып чыгу урынында җәяүлегә юл бирми һәм аны бәрдерә. Нәтиҗәдә, зыян күрүче тән җәрәхәтләре алып, Арча үзәк хастаханәсенә озатыла. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны киметү максатында, сентябрь ахырында “Тоннель” профилактик чарасы үткәрелде. Анда җәяүлеләргә юл бирмәүче транспорт белән идарә итүчеләр игътибар үзәгенә алынды. Чара барышында 9 кешегә беркетмә төзелде. Юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган бер җәяүле дә “җәтмәгә” эләкте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев