Велосипедчы исерек хәлдә машина бәрдергән
2023 елның беренче яртыеллыгында Арча районы территориясендә 16 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, шуларда 20 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Һәлак булучылар юк
Районда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар турында Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе әзерләгән белешмә-мәгълуматта шундый саннар язылган.
Төгәллек кертү һәм тулырак мәгълумат алу максатыннан без ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе полиция майоры Рөстәм Хәкимовка мөрәҗәгать иттек.
– Рөстәм Рәфхатович, сезнеңчә, район өчен бу зур саннармы? Узган елның яртыеллыгы белән чагыштырганда үсешкә таба киткәнме, әллә юл һәлакәтләре саны, киресенчә, кимү ягындамы?
– Юл-транспорт һәла-кәтләре, аларда кешеләрнең зыян күрүләре, кайбер очрак-ларда һәлак булулары турында сүз барганда, бер очрак та зур күрсәткеч булып күренә. Шуңа ярты елда 16 юл-транспорт һәлакәте булуын кечкенә сан дип әйтмәс идем. Аларда 20 кешенең төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алуы үзе генә дә күңелне борчый.
Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, быел юл-траспорт һәлакәтләре саны үсү ягында,
2022 елның алты аенда тугыз очрак теркәлде, аларда 11 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды, иң аянычы – бер кеше һәлак булды.
– Юл-транспорт һәла-кәтләре күп очракта кем гаебе белән килеп туа – транспорт белән идарә итүчеләрме әллә җәяүлеләрме? Һәм нинди төр һәлакәтләр күбрәк очрый?
– Әлбәттә, транспорт белән идарә итүчеләр гаебе белән. Шулай да быел бер очрак җәяүле гаебе белән булды.
Ә инде юл-транспорт һәлакәтләре төрләренә килгәндә, һаман шул бәрелешү ( алты айда биш очрак теркәлде, аларда сигез кеше зыян күрде), җәяүлене бәрдерү (өч очракта өч кеше тән җәрәхәтләре алды), юл кырыена каплану (бер очракта бер кеше сәламәтлегенә зыян килде) очрагы да булды. Шулай ук каршылыкка, туктап торган транспортка килеп бәрелү очраклары да теркәлде.
– Төп сәбәпләре нинди?
– Борылышларда тизлекне киметмиләр һәм идарәне югалталар. Шундый бер юл һәлакәте булды, анда бер кеше тән җәрәхәте алды. Узган елның шушы чорында әлеге сәбәп белән ике юл һәлакәте теркәлеп, ике кеше зыян күргән иде. Бер очракта йөк машинасы юл хәрәкәте кагыйдәсен бозды, җәяүлеләр, мототранспорт белән идарә итүчеләр катнашында берәр очрак теркәлде.
– Рөстәм Рәфхатович, юл-транспорт һәлакәте районның кайсы юлларында күбрәк очрый?
– Ул юлга карамый. Күбрәк транспорт белән идарә итүченең үзеннән тора. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу, тизлекне арттыру, тиеш булмаган урында алда барган машинаны узарга чыгу һәм башкалар аяныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Юллар яхшы, чабалар, үзләренә генә түгел, бер гаепсез кешеләргә куркыныч тудырулары турында уйламыйлар. Узган яртыеллыкта юл һәлакәтләре Казан-Арча, Арча-Теләче, Арча–Сеҗе, Шушмабаш–Сәрдәбаш, Әтнә–Ташкичү, Яңа Кенәр юлларында, Чиканаста һәм Арчаның үзендә булды.
– Иң аянычы – балалар катнашында булган юл һәлакәтләре. Бу юнәлештә безнең районда хәл ничек тора? Беренче яртыеллыкта андый очраклар теркәлдеме?
– 16 яшькә кадәрге балалар катнашында бу яртыеллыкта юл һәлакәтләре булмады. Монда юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча даими аңлату алып бару да үз ролен уйныйдыр, дип уйлыйм. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, һөнәри-техник уку йортларында балаларның юлда куркынычсыз йөрүе буенча лекцияләр укыйбыз, төрле чаралар үткәрәбез, газета битләрендә мәкаләләр басыла. Шулай ук укытучылар, ата-аналар белән узган киңәшмәләрдә дә чыгышлар ясыйбыз. Әмма бу тынычланырга ярый, дигәнне аңлатмый. Бу юнәлештә эшне дәвам итәргә, туктатмаска кирәк. Әле җәйге каникуллар дәвам итә. Әти-әниләр дә балаларына игътибарлы булсыннар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими исләренә төшереп торсыннар иде. Кичке якта юл кырыеннан барганда яктылык кайтаручы элементлар кирәклеге турында да онытмаска кирәк.
– Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утырып юлга чыгучыларны барлау максатыннан “Тоннель” профилактик чарасы үткәрү практикага кереп китте. Аның нәтиҗәсе күренәме?
– Әлбәттә, даими юлда булу, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча профилактик чаралар, рейдлар үткәрүнең нәтиҗәсе бар. Юлларда даими контроль бит ул. “Тоннель” профилактик чарасы исерек хәлдә транспорт белән идарә итүчеләрне генә түгел, балаларны утыртып йөрү, куркынычсызлык каешы тагу буенча да үткәрелә. Узган ярты елда алкогольле эчемлек кулланган хәлдә юлга чыкканнарны барлау максатында алты “Тоннель” чарасы үткәрелде һәм аларда 47 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде, биш кешенең исерек килеш руль артына утыруы ачыкланды, дүрт кеше алкогольле эчемлек кулланган хәлдә юл һәлакәте ясады. Шундый бер кызык та, кызганыч та очрак булды. Арчада исерек велосипед йөртүче үзе машинага килеп бәрелде. Аңа беркетмә төзелде һәм ул административ җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш 13 профилактик чара башка төр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны барлау максатыннан оештырылды, аларда 110 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде. Соңгы алты айда гына да барлыгы 1736 административ беркетмә төзелде. Шуларның иң күбесе (174 очрак) куркынычсызлык каешы такмаган өчен. Тиешсез урында каршы як полосага узарга чыгу (118 очрак). Җәяүлеләргә юл бирмәгән өчен 57 кешегә беркетмә төзелде. 52 очракта җәяүлеләр юл хәрәкәте кагыйдәсен бозды һәм башкалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев