Ветераннар, сезгә тиеш әле бик күп язлар
Тиздән 9 май - Җиңү көне.
Бүген Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хәмидуллин, "Мәрхәмәтлек" үзәге җитәкчесе Зөлфия Зыятдинова тыл ветераннарының өйләрендә булып, хәлләрен белеп, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Бөек Җиңү көне белән котлавын тапшырып, күчтәнәчләр өләштеләр. Кайбер ветераннарның өйләрендә без дә булдык, сөйләшеп утырдык, фотоларга төшердек. Ташкич авылында Рәисә апа Шиһабиева, Мөрәле авылында Әлфия апа Җәләлиева гаилзсендә һәм Яңа Чүриле авылында Антонина Осиповада булдык. Әлфия апага тиздән 100 яшь тула. Сөбханналла әле. Әни 102 яшькә кадәр яшәгән, мин дә әни яшенә җитәрмен ахры, ди. Тулырак итеп район газетасында язарбыз. Яңа Чүриледә Антонина Осипова. 95 яшь. Мөрәледән Әлфия апа Җәләлиева улы һәм килене белән. Тиздән - 100 яшь!Ташкичтән Рәисә апа Шиһабиева. 92 яшьтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев