erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ветераннар, сезгә тиеш әле бик күп язлар...

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Айван мәдәният йорты җитәкчесе Ләйсән Ялаева, Айван китапханәсе мөдире Гөлнар Шәмсетдинова, Арчаның 7нче мәктәп укучылары шушы җирлектәге Айван һәм Төбәк Чокырча авыллары тыл ветераннарына район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырдылар, Җиңү көне белән котладылар, күчтәнәчләр бирделәр. Ветераннарның бик күңелләре булды. Алар: Айваннан тимер юлда эшләгән Мәдинә Миңнуллина, терлекчелектә хезмәт иткән Тәлига Хәйруллина, Әльфинур Миңлебаева, Сөмбелә Әхмәдуллина, Төбәк Чокырчадан балык хуҗалыгында эшләгән Михаил Рысаев, Диләфкәр Рамазанова. Исән-сау булсыннар! 
 Туган авылым Айванда 90ны узганнар бармак белән генә санарлык. Шуларның берсе – Мәдинә апа Миңнуллина. 15 еллап инде күзләре күрми. Әйбәт апа булып хәтердә калган ул. Айванда өч урам: өске, урта һәм түбән урам. Мәдинә апа белән Азак абый өске урамның авыл башында яшәделәр. Азак абый мәрхүм инде, Мәдинә апа Айванның яңа урамында кызы Хаҗия белән Мөдәрис гаиләсендә яши. Әмма инде урын өстендә. Без килгәч, торып утырды үзе. Начар ишетә. Сөйләшеп, аңлашып булмады, бераз утыргач: “Ятам”, - диде. 
 
Ә без зал ягына чыгып утырдык. Мәдинә апаларга авылдашым Гөлфия Рысаева белән килдек. Ул аларга туган тиешле. “Безнең Оркыя әби Мәдинә апаның апасы - аларның әтиләре бер”, - диде Гөлфия. Ә бит Мәдинә апаның әнисе Миңсылу тумыштан гарип булган. Бөкре һәм аксак. Җанашым, кияүгә чыгармын, бала табармын дип башына да китермәгәндер. Үзенең җир йөзенә шундый булып туганына кимсенеп, рәнҗеп, оялып яшәгәндер... Аллаһы Тәгалә аның җан авазын ишеткән, ул хатыны үлгән ике балалы Йосыф атлы иргә кияүгә чыга һәм сау-сәламәт кыз бала таба. 1929 ел була ул. Мәдинә исемле матур бер кыз дөньяга килә. И-и, Миңсылуның сөенече чиктән ашканы билгеле инде! Аның кыз баласы бар! Ул башкалардан ким түгел! Аның кызы, балалары, ире, гаиләсе бар! 
 
Тормыш итүләре сәламәт кешегә дә җиңел булмаган заманнар. Бар эш тә кул белән башкарыла торган михнәтле авыр чор. Сугыш алды еллары, сугыш чоры... Мәдинәнең дә яшүсмер еллары сугыш чорына туры килә. Барлык авырлыкларны да ул ил белән бергә күтәрә. Ачлык, ялангачлык, авыр хезмәт. 
 
Безнең әни Арча районы Әзәк авылы кызы, - дип сөйли кызы Хаҗия. - Әни Айванга кияүгә чыккан апасы Оркыя апаларга килгәләгән. Менә шунда әти белән танышалар. Әнинең туган авылында яратып йөргән егете була. Без бергә булсак, әнине үзем белән алып килә алмамын инде, чөнки егет әти-әнисе белән яши, ул анда сыймаячак, дип уйлый. Шулай итеп, әни Айван егетенә кияүгә чыга. 
Хаҗия, без үскән чорларда салмаган әтиләр сирәк булгандыр. 
Әйе. Әмма әти безгә - балаларга кул күтәрмәде, әнигә дә сукканы булмады аның. Әти салган булса, әни тизрәк безне җыеп, өйдән чыгып китү ягын карый иде. Безнең әни акыллы, зирәк булган, әйбәт кеше. Әти төрле эштә эшләде, көтү дә көтте. 
Мәдинә апа Арча станциясендә тимер юлда эшләде. Авылдан Бәдәр апа, Сабиха, Әсмабикә апа белән бергә эшләделәр алар. Кулларына авыр зур кувалда тотып, иң авыр хезмәтләрнең берсе – тимер юлны ремонтладылар. “Бөкерәеп, гел авыр эш башкарганга күзләре дә беткәндер инде, - - ди Хаҗия. – Әле бит аның 40 градус эссесе, 40 гардус салкын көннәре бар... Түзеп кара син шул эссе, салкыннарга!”. Сабантуйларда кыр батырлары, терлекчелек алдынгылары мәйдан түренә чакырыла, совхоз җыелышларында алдынгылар исемнәре яңгырый. Ә тимер юлда авыр хезмәт башкарган авылдашларыбыз - хезмәт геройларына тиң Мәдинә апаларның исемнәрен белдекме икән без?! Юк, белмәдек... Бүген мин әнә шуларны уйлыйм. Без хәтта Мәдинә апаның гарип әнисе барлыгын һәм әнисен кияүгә чыкканда да үзеннән калдырмаганын белмәдек. “Без әнине үскәндә күрмәдек тә, - ди кызы Хаҗия. – Иртәнге сәгать 6да эшкә чыгып китәр иде, кичке сәгать 6да кайтыр иде”. 
 
Бергәләп медальләрен, күкрәк билгеләрен карыйбыз. 1974 елда “Социалистик ярышта җиңүче”, 1995 елда “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы елларындагы хезмәте өчен” медале, юбилей медальләре... – алар күп. 
 
Мәдинә апаның олы баласы Газимулла вафат инде. Әйбәт кеше иде. Кызлары Гадилә гаиләсе белән Арчада, Хаҗия Айванда яши. 
 
Язмамны башкорт шагыйре Әнгәм Атнабаевның “Бәхет” шигыре белән тәмамлыйм. 
 
 
Шул бәхетемне эзләп китеп барам, 
 
Юлым сикәлтәле, әремле... 
 
Җиңел килгән бәхет – бәхет түгел, 
 
Эзләп тапкан бәхет кадерле... 
 
Әйе, ул чор кешеләренә бәхет җиңел бирелмәде (алар аны таптымы икән әле!), аларның юлы сикәлтәле, әремле шул.

Айван авылыннан Тәлига апа Хәйруллина турындаТәлига апаның гомер иткән йорты авыл башында. Берүзе диярлек дүрт кыз үстерде ул. "Рафаэль белән 18 ел гына яшәдек без, - дип сөйли Тәлига апа. - Исән булса да бергә яшәмәдек... Берүзем бу кызларны ничек кеше итәрмен дип борчылдым. Әти сүзе, әти кулы кирәк бит ул...". Сөбханалла, бөтенесе дә тәртипле булып үстеләр. "Без әнидән куркып тора идек, - диде олы кызы Алсу. - Безгә таләпчән булды әни. Без бит кыз балалар. Әти юк. Шуңа да таләпчән булгандыр инде". Тәлига апа 1932 елны Айван авылында туган. Бу урында алар ире Рафаэль белән йорт җиткерәләр. "Бу Гыйлаҗ бай нигезе булган", - ди Тәлига апа. Бай байны тарта дигәндәй, сөбханалла, Тәлига апаның бүгенге көне бик рәхәттә үтә. Кияве Рәшит белән кызы Филсинә нинди матур йорт салып чыгалар. Авылга кергәндә гел шушы йорт яныннан сокланып үтәсең. Тәрәзә төбендәге гөлләренә карап,сөбханалла,диясең. "Кайнатам Наил балта остасы минем, - дип сөйли кызы Филсинә. - Минем Арчада яшисе килгән иде. Әти-кайнатам йортны Айванга салыгыз. Урыны да әйбәт. Әниегез дә ялгыз булмас, дип күндерде. Бүген сөенеп бетә алмыйбыз. Ярый әле йортны Айванга салганбыз, әни дә гомер иткән нигезендә, ялгыз түгел". Өй эче балкып тора. Бар да заманча. Тәлига апаның үзенә телевизорлы бер бүлмә. Ятасы килсә ята, торасы килсә тора. "Рәхәтләнеп кинолар карыйм, - ди. - Полиция, сугыш турындагы фильмнарны карарга яратам". "Бөтен рәхәтең олыгайган көнеңә калган икән", - дибез. Тәлига апа безнең белән килешә. Иң авыр сугыш елларында балачагы, яшьлеге үткән буын бит бу. Тыл ветераны. "Үгез дә, сыер да җиктек, - дип искә ала ул елларны Тәлига апа. - Урман кисүләр, вагон төяүләр - берсе дә калмады. Үз йортыңда ирсез яшәүләре дә җиңел булмады. Фермада сыер савулар, бозау, үгез караулар - берсе дә эзсез үтмәгән. Тез башларым авырта. Култык таяклары белән генә йөрим. Чордашларым да юк инде хәзер...".     

          

         Ә хәзер Әлфинур апа Миңлебаева турында

Әлфинур апа Каенсар авылында өч балалы гаиләдә туып үсә. Өчесе дә кызлар. Әтисе Фәсхетдин абый фронтка китә һәм яу кырында ятып кала. Әнисе Маһинур апага тормыш алып барырга, балаларны аякка бастырырга кирәк. Кызларын кечкенәдән эшләтеп үстерә ана. Үткен, тырыш хатын була үзе дә. Әлфинур 11-12 яшьтән урман ташый, аннан фермага керә. “Бер сыйныф та укый алмадым мин. Хәреф танымыйм”, – ди ул.

Айванга кияүгә килгәндә кызга 27 яшь була. Үзе кебек үк кечерәк кенә буйлы Илгизәр  исемле егеткә димлиләр аны. Аның да әтисе фронтта һәлак булган, әнисе дә шул елларда үлгән. Матур гына тормыш корып җибәрәләр. Әлфинур фермага урнаша. Сыер сава, бозаулар карый, үгезләр симертә. Аз булса да өйгә дә кайта, дип колхоз эшенә – печәненә, чөгендеренә дә йөрергә вакыт таба. - Бервакыт берничә хатын-кыз бәзәнкә белән (вязанка сүзеннән) печән алып кайтып киләбез. Каршыга колхоз рәисе Абдулла абый Апакашев килеп чыкты. Җилкәгә салган печәннәребезне күтәреп карады, тик күтәрә алмады. “Иии, кызлар”, – диде. Шуннан хуҗалыкларга печән бирә башлады, – дип искә алды ул елларны Әлфинур апа. 

Илгизәр абый белән 17 ел гына яшәп калалар. Ул үлгәндә олысы Гөлфирәгә 16 яшь, кечкенәсе Сәриягә 7 ай гына була. 43 яшендә таба Әлфинур апа төпчеген. “Ике кызым вафат булдылар. Гөлфирә кызым тәрбиясендә яшим. Мине карарга Казаннан кайтты”, – диде ана.

–  Дөресрәге, минем улым Альберт әбисе белән яши башлады. Айванны яратты ул. Кайтып әбисе янына урнашты, өйне төзекләндерде. Куллары алтын аның, бар эшне дә булдыра. Өйләнде. Аннан мин дә әни, балалар янына кайтып төпләндем, – диде Гөлфирә.

 Әлфинур апаның бер тапкыр да хастаханәдә ятканы юк икән. “Ничек дәваланасыз”, – дигән сорауга ул: “Сөтләп чәй эчәм”, – дип җавап бирде. Күренеп тора, тәрбия дә яхшы. Алда да шулай авырмыйча, балалары, оныкларын сөендереп яшәргә язсын.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Төбәк Чокырча авылында яшәүче Михаил Тимофеевич Рысаев турындаМихаил Тимофеевич Рысаев Арча районы Бимәр авылында 1930 елда 20 ноябрьдә туган. Сугыш чоры баласы.  8 яшендә әти-әнисез калган. Эби, бабай үстергэн. Мэктэпне тэмамлагач, Ключищеда бухгалтерлыкка укыган,  1950-1967 елларда, Бимэр авылында колхозда эшлэгэн. 1957 елда Паранина Ольга Васильевнага өйлэнгэн. 2 кыз, 1 малай устергэннәр. Кызлары исэн-сау, берсе Казан, икенчесе Биектауда яши. Үз гаилэлэре белән. 2001елда хатыны  үлэ, Михаил Рысав улы Сергей Рысаев гаилэсе белэн яши. 2008елда улы Сергей улэ, килене Гөлфия белэн Тюбәкта яши. Голфиянен ике кызы Ирина һәм Ксения бабайлары белэн горурланалар, анын белэн киңэшеп, тату яшилэр. Бабайга көзен 94 яшь туласы. Исән-сау булсын!

Сөмбелә апа Әхмәдуллина турында

 

Сөмбелә апа Әхмәдуллина Айван авылында туган. Ул өченче сыйныфны гына тәмамларга өлгерә, сугыш башлана. Кыз фермада эшли, Лаеш урманында агач кисә.

1955 елда Илдархан Әхмәдуллин белән гаилә коралар. Дүрт бала үстерәләр. Сөмбелә апага 10 майда 95 яшь тулды. Без Сөмбелә апаны юбилее белән котлыйбыз! Авырмыйча яшәргә язсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре