erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Водолазлар су коенырга китеп югалган икенче яшүсмернең мәетен тапкан

Кичә көндез республиканың Буа районында ике яшүсмер югалган иде.

Буа районында водолазлар югалган икенче яшүсмернең мәетен тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

17 яшьлек малайның мәетен ярдан 25 метр ераклыкта өч метр тирәнлектә кичке сәгать биш туларга 20 минутта табып алганнар. Баланың гәүдәсе полицейскийларга тапшырылган.

Элегрәк «Татар-информ» кичә республиканың Буа районында 17 һәм 15 яшьлек ике үсмернең буага су коенырга киткәнлеген һәм югалганлыгын хәбәр иткән иде. Тикшерүчеләр «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, ә прокуратура тикшерү башлаган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген төшкә кадәр водолазлар 15 яшьлек үсмернең мәетен тапкан иде. 

Автор: Полина Шевчук

Чыганак : Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X