erid:2VtzquqpS7d
Волонтерлар балаларга бәйрәм бүләк итте
Арча яңалыклары

Волонтерлар балаларга бәйрәм бүләк итте

Изге күңелле яшьләр мохтаҗларны сөендерде

28 декабрь көнне Арчада урнашкан уен мәйданчыкларының берсендә балалар җыелды. Инде кечкенә чакта ук сынаулар аша узарга туры килгән сабыйлар күңел ачты.

Теге-яки бу сәбәпләр аркасында әти-әни назыннан мәхрүм булып, әби-бабай тәрбиясендә булучылар, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләр районның опека һәм попечительлек бүлегендә исәптә торалар. Әлеге бүлекнең җитәкчесе Рәфия Яруллина әйтүенчә, андый балалар районда - 85. "Ләкин аларның бөтенесен берьюлы бер урынга җыеп бәйрәм бүләк итү мөмкин түгел. Чөнки алар төрле яшьләрдә, аларның  кызыксынулары да төрле." - диде ул.

Яңа ел бәйрәменә кечерәк яшьтәге балалар җыелган иде. Барысы 25 бала Кыш бабайны каршы алды.

Ә бу бәйрәмне аларга бүләк итүчеләр - районның изге күңелле яшьләре. Гомумроссия халык фронты эксперты, үзенең хәйрия эшләре белән районда күпләргә билгеле Руслан Әгълиев, үз эшен алып баручы Ләйлә Минһаҗева, Алсу Каюмова, Рәсим Бариев, Алмаз Шәфигуллиннар балаларга онытылмаслык күңелле мизгелләр бүләк иттеләр. Тәмле тортлар белән чәй, Кыш бабайдан бүләкләр, күңелле уеннар - сабыйлар өчен оештырылган Яңа ел бәйрәме.  

Яхшы гамәлләрегез үзегезгә яхшылык булып әйләнеп кайтсын 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Арча хәбәрләре

Нет комментариев