erid:2VtzquqpS7d
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Хач ману көнендә (19 гыйнвар) кемнәргә су коенырга ярый, ә кемнәргә юк!

Кышның салкын көнендә салкын суда су коену уен эш түгел. Табиб киңәшен тыңлыйк.

Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау контактында Хач ману көненә ничек әзерләнергә һәм дөрес итеп су коенырга, кемнәргә ярый һәм ярамый - табиб киңәшләре бирелгән. Белгәнебезчә, Хач ману христиан динендә электән килә. Ә ул файда китерсен өчен тиешле таләпләрне үтәргә кирәк. Түбән Кама үзәк хастаханәсе (НЦРМБ) терапия бүлеге җитәкчесе Ирина Лебедева бу турыда киңәшләрен бирә.
Кемгә салкында салкын суда су коенырга ярамый?

Җитди һәм хроник авырулары булганнарга: йөрәге, кан юллары, сулыш юллары, салкын тиеп авыручыларга, кан басымлыларга ярамый.

- инфаркт, инсульт кичергәннәргә.

- Олы кешеләргә, авырлы хатыннарга һәм бала имезүчеләргә ярамый.

Су коенырга карар иткәннәргә киңәшләр:

1. 1-2 сәгать алдан җиңелчә генә капкалап алырга. Хәрәкәтләр ясарга, кан басымын үлчәргә.

2. Су коеныр алдыннан һәм су коенгач та алкоголь эчмәскә.

3. Хач ману өчен махсус эшләнгән урында гына суга керергә. Суга сикерергә һәм чумарга ярамый. Суда нибары 1 минут торыгыз.

4. Судан чыккач та тиз арада сөлге белән әйбәтләп сөртенеп киенегез. Кайнар чәй эчегез.

Бу гади генә киңәшләрне үтәсәгез, Хач ману сезгә бары тик файдага гына булыр.



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре