Халидә ханымның нинди хәбәре бар?
Әйдәгез, Адиләгә уңышлар телик.
Арча үзәк китапханәсенең актлар залында “Каурый каләм” иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибендә нинди мәсьәләләр каралды? Киләчәккә нинди планнар кабул ителде? Иҗат берләшмәсен күп еллардан бирле алып барган Халидә Фәйзрахманова белән әңгәмә шул хакта. Шулай ук сөйләшүне тәмамлап, көтелмәгән хәбәр дә җиткерде әле ул.
– Халидә ханым, “Каурый каләм”нәрнең чираттагы утырышы сездә нинди тэәсирләр калдырды? Башта шул хакта әйтеп китегез әле.
– Бик бай эчтәлекле, кызыклы, файдалы да булды ул. Берләшмәбездә 30га якын кеше исәпләнсә дә, барысын берьюлы җыеп булмый, әлбәттә. Бүген иң актив әгъзалары, иҗат утында янучы, берләшмәнең эшчәнлегенә битараф булмаган 12 кеше килгән иде.
– Көн тәртибендә нинди мәсьәләләр каралды?
– Иң беренче булып берләшмәгә яңа кандидат – Югары Пшалымнан, Ренат Шәрәфиев тәкъдим ителде. Ул гомере буе колхозда тракторда, комбайнда эшләгән. Балачакта гына түгел, гомере буе китап укырга яраткан. Әти-әнисе вафат булгач, күңеле йомшарыпмы, чынлап торып яза башлаган. Без аның белән берничә ай элек очрашып, аннары интернет аша аралаша башладык. Соңгы язган шигырьләрен карап чыктык. Рифма, ритм, темалар, образлы сөйләм турында фикер алыштык. Киңәшләр бирдем. Ул басуда эшләгәч, күбрәк, табигать, туган җир турында яза. Мәхәббәт турында язарга оялам, ди. Яшь чагың булган бит инде синең дә, шунда кайтып кил, дим. Хәзер мәхәббәт турында шигырьләре күренә башлады.
Берничә көн элек кенә Ренатның бик матур бизәлешле, каты тышлы, төсле битләргә җыелган беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Зурлап, тәкъдир итү кичәләре үткәрербез, дип планлаштырабыз. Беренче китап өчен язмаларымны нәшриятка тапшырганчы ук, сезнең белән танышасым калган икән, ди. Ул тагын бер китап бастырырга хыяллана әле. Иллегә якын яңа шигырьләрем бар, ди. Шушы шигырьләрен кәгазь битләренә чыгарып алып килеп, барыбызга таратты. Һәркем үзенә тигәнен укып, анализ ясады, авторга киңәшләрен бирде. Чын “иҗат” студиясенең беренче дәресе булды бу. Шулай итеп, үзебездә “иҗат” студиясе эшен башлап җибәрдек. Киләчәктә 3-4 кеше җыелып та моны эшләргә була, дигән фикергә килдек. Ренат Шәрәфиевны, иҗатында зур уңышлар теләп, “Каурый каләм” берләшмәсенә бертавыштан кабул иттек.
– Моңа кадәр сез авыллардагы мәктәпләргә чыгып укучылар белән очрашуларда катнаша идегез. Киләчәктә дә шундый аралашуларны күз алдында тотасызмы?
– Әлбәттә. Тик утырыштагыларның фикерләреннән чыгып, аның формасын үзгәртергә булдык. Моңа кадәр очрашу, аралашу кебек үтә иде алар. Хәзер дәрес формасына туры китереп эш итәргә кирәк, диделәр. Патриотик тәрбия дәресе була инде ул. Барысы да хуплап алды. Тормышка ашырып карарга исәп.
– Халидә ханым, сез бүгенге кебек өстәл артында утырып кына аралашмыйсыз, һаман эзләнәсез, кайларгадыр барасыз. Шулай бит?
– Әйе, театрларга йөрибез. Иске Казан музей-тыюлыгында булу онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Анда ачык һавада бик зур сәхнә дә бар бит. Шунда менеп үзебезнең шигырьләрне дә сөйләдек әле. Аннан табигать кочагында бергә утырып чәй эчтек. Мондый очрашулар иҗат кешеләре өчен чын рухи байлык туплау урыны.
– Моны киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, дип аңларгамы?
– Экскурсияләр маршрутын билгеләп тә куйдык инде. Казан белән танышу, Шәриф Камал, СССР музейларында булу, Чепьядагы туган як музеенда булуны һәм башка урыннар белән танышуны планга керттек. Әмма бу эшне үзебезнең “Әлифба” музееннан башларга кирәк, дигән тәкъдим керде. Аның белән барысы да килеште.
– Ватсаб төркемендә “Каурый каләм”нең үз төркеме эшли башлады. Ул нәрсәне күздә тотып оешты? “Каурый каләм”нәр язган әсәрләр белән танышу, киңәшләр бирү, анализлаунымы?
– Шулайрак башланып киткән иде ул. Тик утырышта катнашучылар башкачарак фикерләр керттеләр. Анда әсәрләрне куйганга караганда җыелып анализлау яхшырак булыр, диделәр. Аннан игъланнар, иҗатчылар өчен бәйгеләр нигезләмәләрен шунда куеп барачакбыз. Чиста эшче төркем булачак ул.
– 2015 елда “Каурый каләм”нәр әсрләреннән китап бастырып чыгарган идегез. Тагын шуны кабатлауны планда тотмыйсызмы? Бөтен кеше китап чыгара алмый бит. Ә әсәрен китап битендә күрү турында һәр иҗатчы хыяллана.
– Каләмчеләрнең әсәрләре вакытлы матбугат битләрендә шактый еш бастырыла. “Казан утлары”, “Идел”, “Сәхнә”, “Сабантуй” җурналлары, “Ватаным Татарстан”, “Көмеш кыңгырау”, “Акчарлак”, Ирек мәйданы”, “Арча хәбәрләре”, һәм башка газеталарда иҗат җимешләребез дөнья күрде. Ә менә хәзер уңышлы дип табылган язмаларыбызны туплап, әдәби альманах чыгару турында хыялланабыз. Утырышта да бу мәсьәлә күтәрелде. Һәм без аны тормышка ашырачакбыз да. Аннан халык фольклорын барлауны күзаллап, сандугач (былбыл) сүзләре кергән җырларны искә төшерергә булдык. Монысы өй эше итеп бирелде. Ахырдан шуларны туплап бер брошюра да чыгарырга уйлыйбыз. Безнең татар теле сандугач сайравы кебек моңлы, аһәңле бит ул. Юкка гына телебезнең яңгырашын сандугач сайравы белән тиңләмиләр.
– Әңгәмә башланыр алдыннан ук сез бер хәбәр җиткерергә теләвегез турында әйткән идегез. Көтәбез, Халидә ханым.
– 10 ел элек Наҗия Саттарова иҗатчыларны туплап түгәрәк алып барды. Шунда ул мине чакырып алды да: “Мин өлкән яшьтә инде, син бу эшне үз кулыңа ал”, – диде. Ул чакта түгәрәктә алты гына кеше иде әле. Хәзер утызга итте. Берләшмәгә әйләнде. Булдыра алганча тырыштым. Наҗия апа йөзенә кызыллык китермәдем. Менә мин бу утырышта Наҗия апа үрнәгендә үз вәкаләтемне Адилә Әхмәтҗановага тапшырдым. Ул китапханәдә эшли, бик матур, эчтәлекле шигырьләр иҗат итә, төрле иҗади бәйгеләрдә катнаша, әдәби судны да үтте, язучылар союзына да керәсе бар, өметле кыз. Иң мөһиме – яшьлеге. Үзе кебек яшьләрне дә туплап, өлкәннәрне дә читкә җибәрмичә эшләсен. Мин аңа булышачакмын. Әйдәгез, Адиләгә уңышлар телик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев