erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Халык мәнфәгатьләре сагында

Арча районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Ринат Кәримов белән районда җинаятьчелекнең торышы, 2022 ел нәтиҗәләре, киләчәккә бурычлар турында сөйләштек.

2022 елда Россия прокуратурасы 300 еллык юбилеен билгеләп үтте. Әлеге дәвердә дәүләт күп кенә үзгәрешләр кичерде, әмма прокуратура анда алыштыргысыз урын алып торды һәм хәзер дә шулай булып кала. Прокуратура хезмәткәрләре һәрвакыт законлылык сагында тора. Арча районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Ринат Кәримов белән районда җинаятьчелекнең торышы, 2022 ел нәтиҗәләре, киләчәккә бурычлар турында сөйләштек.

– Ринат Рәисович, Сез Арча районы прокуроры вазыйфасына әле күптән түгел генә билгеләндегез. Сезнең хезмәт юлы прокуратура органнары белән тыгыз бәйләнгән. Тәҗрибәле тикшерүче, прокурор буларак, Арча районында җинаятьчелекнең торышын ничек бәялисез?

– Инде дүртенче гасыр прокуратура органнары дәүләтне закон бозучы намуссыз кешеләрдән, ә кешеләрне – дәүләтнең гаделсезлегеннән саклый. Яңа ел башы – нәтиҗәләр ясар һәм яңа бурычлар билгеләр вакыт.

2022 елда илебез яңа бурычлар алдында калды. Бүгенге шартларда дәүләтнең киләчәге бигрәк тә хокук саклау системасының эшенә бәйле. Узган ел нәтиҗәләре Арча районында хокук саклау органнарының үз бурычларын уңышлы үтәвен күрсәтә. Ә прокуратура аларның мөһим тармагы булып тора.

Узган ел җинаятьләр саны 19,5 процентка арткан. Барысы 361 җинаять теркәлгән. 2021 елда бу сан 302 булган.  Күбесенчә милеккә каршы җинаятьләр саны артуы күзәтелә. Аерым алганда, 2021 елда 59 мошенниклык очрагы теркәлгән булса, узган ел аларның саны 107гә, шул исәптән мәгълүмати технологияләр кулланып кылынган җинаятьләр саны 53тән 96га җиткән. Шул ук вакытта шәхескә каршы кылынган җинаятьләр саны 2021 ел дәрәҗәсендә калган. Шундый 83 җинаять очрагы теркәлгән. Җинаятьләрне ачу исә 70,4 процент тәшкил иткән, 2021 елда бу сан 69,4 процент булган. 2 үтерү, 1 талау очрагы теркәлде. Әлеге саннар 2021 ел белән тәңгәл килә. Шулай ук 1 көчләү очрагы булган. Әлеге җинаятьләр барысы да ачылган, гаеплеләр җаваплылыкка тартылган. Балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр санының кимүе күзәтелә. 2021 елда 8 шундый очрак теркәлгән булса, узган ел шундый 4 очрак булган. Урлау очраклары 2021 ел дәрәҗәсендә калса (67 очрак), узган ел банк счетыннан акча урлау 14тән 20гә кадәр арткан.

2022 елда җинаятьләр турындагы хәбәрләрне теркәү яки ачу, җинаятьләрне тикшерү барышында җинаять-процессуаль законнарны бозуның 174 очрагы теркәлгән. Гомумән алганда, районда хокук саклау органнары криминаль хәлне контрольдә тота. Булган ресурслар алда торган бурычларны уңышлы үтәп чыгарга мөмкинлек бирә.

– Сез мәгълүмати технологияләр кулланып кылынган мошенниклык очраклары артуы күзәтелүен әйтеп үттегез.

– Әйе, мондый очракларның артуы зур борчу тудыра. Иң кызыгы һәм кызганычы шунда, җинаять эше материаллары зыян күрүчеләрнең Интернет аша эшләнүче мошенниклык алымнары турында хәбәрдар булуын күрсәтә. Тик алар барыбер үзләрен банк яки хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырган билгесез затларга ышанып, аларга акча күчерәләр. Ә кайберәүләр Интернет челтәрендә шикле сайтлар аша әйберләр сатып ала. Мондый төр алдаулар турында бик күп аңлату эшләре алып барылуга карамастан, әле һаман халыкның уяулыгы җитеп бетми.

– Кеше хокуклары һәм иреге Конституция тарафыннан гарантияләнә. Безнең районда аларны бозу очраклары булганмы?

– 2022 елда кеше хокукларын һәм иреген яклау өлкәсендә закон бозуның 965 очрагы теркәлгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда күпкә артык, 2021 елда шундый 774 очрак теркәлгән булган. Шул исәптән дәүләт һәм муниципаль милеккә кагылышлы – 138, тирә-юньне саклау өлкәсендә – 43, хезмәтне саклау буенча 315 закон бозу очрагы ачыкланган һәм бетерелгән. Прокурор катнашуы нәтиҗәсендә шәхси авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсендә хезмәт хакы буенча 180 мең сум бурыч түләттерелде. Балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклау өлкәсендә – 162, эшмәкәрләрнең хокукларын саклау өлкәсендә – 56, торак-коммуналь хезмәт өлкәсендә 71 хокук бозу очрагы бетерелде. Ришвәтчелеккә каршы тору буенча закон бозуның 52 очрагы ачыкланды.

Узган ел район прокуратурасы хезмәткәрләре 200 кешегә карата 189 җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклаган. 2021 елда бу саннар 184 һәм 172 булган.

– Хаклык эзләп прокуратурага килүчеләр күпме?

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Гражданнар прокуратурага үз хокукларын яклау өчен мөрәҗәгать итә. Узган ел нәтиҗәләре халыкның район прокуратурасына ышанычы артуын күрсәтә. Узган ел 410 гариза һәм мөрәҗәгать кергән, бу 2021 ел белән чагыштырганда 12,9 процентка күбрәк. Шул ук вакытта электрон мөрәҗәгатьләр саны артуы күзәтелә. 2021 елда шундый 62 мөрәҗәгать кергән булса, узган ел бу сан 84кә җиткән.

– Бигрәк тә нинди сораулар белән мөрәҗәгать итәләр?

– Хезмәт законнарын бозу, шул исәптән хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча мөрәҗәгатьләр саны артуы күзәтелә. Башкарма производство турындагы законны бозу очраклары 45 тән 74кә кадәр арткан, балигъ булмаганнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча 27 мөрәҗәгать теркәлгән (2021 елда – 19).

Алдан тикшерү органнарының, тикшерүчеләрнең карарларына һәм эшчәнлекләренә карата 36, административ хокук бозулар турында закон бозуга карата 24 мөрәҗәгать кергән.

Узган ел район прокуратурасында каралган һәм хәл ителгән мөрәҗәгатьләр саны арткан. Гражданнардан кергән 26 мөрәҗәгать үз вәкаләтләре чикләрнедә карау өчен башка оешмаларга җибәрелгән. 76 мөрәҗәгать нигезле дип табылган, бу барлык хәл ителгән мөрәҗәгатьләрнең 22 процентын тәшкил итә.  Торак-коммуналь хезмәтләр, пенсия, сәламәтлек саклау, шулай ук җинаять-процессуаль өлкәләрдә законнарны саклау буенча кергән мөрәҗәгатьләр нигезле дип табылган. Аерым алганда, бер кеше Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.14 маддәсе 3нче бүлеге, 12.15 маддәсе 1нче бүлеге буенча юл йөрү  кагыйдәләрен бозган өчен 2000 сум штрафка тартылган булган. Аннан кергән мөрәҗәгатьне тикшергәннән соң законсыз карарлар юкка чыгарылган, бу кешенең хокуклары торгызылган.

– Аерым кабул итү көннәре бармы?

Район прокуратурасы киләчәктә дә халыктан кергән мөрәҗәгатьләр белән эшләүгә зур игътибар бирәчәк. Прокуратурага килгән һәркемгә квалификацияле юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Прокуратура хезмәткәрләре һәр көнне (шимбә, якшәмбедән кала) 8дән 17 сәгатькә кадәр (12дән 13 сәгатькә кадәр төш вакыты) халыкны кабул итә. Һәр сишәмбе 8дән 17 сәгатькә кадәр прокурор шәхси кабул итү үткәрә. Контактлар өчен телефон: 8 (84366) 3-16-80.

– Ринат Рәисович, коллектив турында да берничә сүз әйтеп китсәгез иде.

– Безнең коллектив зур түгел. Ул 5 оператив хезмәткәрдән, әйдәп баручы белгечтән һәм машина йөртүчедән тора. Барлык хезмәткәрләр тәҗрибәле, үз эшләренең чын осталары, барыбыз бердәм булып эшлибез. Элекке прокурор Фәнис Шәйхәттаров тырыш, дус коллектив туплый алган. Алар 2022 елны лаеклы нәтиҗәләр белән тәмамлады.

Киләчәктә дә үз бурычларыбызны югары дәрәҗәдә башкарырбыз, дип ышанам. Һәрвакыттагыча халык мәнфәгатьләрен, эшмәкәрләрне, дәүләтне яклауга һәм җинаятьчелек белән көрәшүгә зур игътибар бирә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев