Халык өчен тырышты. Берәүне дә рәнҗетмәде
Түбән Пошалым авылында яшәүче Фәргать абый Рәхимҗанов “Дуслык” ордены, “Фидакарь хезмәт”, “Ленинның 100 еллыгы” медальләре иясе
Ул лаеклы ялга чыкканчы бригадир булып эшли. Лаеклы ялда да бу эшеннән туктамый. Кызганыч, авырып китүе генә аяк чала.
Фәргать абый белән без баскыч төбендә очраштык. Аның ишегалдына чыгып барышы булса, безнең максат үзе белән аралашу иде. “Кәефе юк әле аның, сөйләшә алмас”, – дип куйды артыннан ияргән хатыны Гөлнур апа. Әмма Фәргать абый кире борырга уңайсызландымы, үткәннәрен искә төшерү үзенә дә кызык булып киттеме, безне өйгә чакырды. Бик тиз аралашып киттек аның белән. Гөлнур апа да урыны-урыны белән сүзгә кушылып, ирен мактап алды.
90 яшен тутыруга карамастан, хәтере бик яхшы әле Фәргать абыйның. Җитәкчеләргә генә хас төгәллек белән, артык сүзләр кыс-тырмыйча, кирәген генә әйтеп үзе турында сөйләп китте ул.
Ат та җиккән, көтү дә көткән
Фәргать абый Рәхимҗанов Түбән Пошалымда туып-үскән. Җиде сыйныфны Урта Пошалым мәктәбендә тәмамлаган. 1954 елга кадәр авылда төрле эшләр башкарган. Ат та җиккән, көтү дә көткән.
– Әти яшьтән үлгән. Мин сигез айлык бала гына булганмын. Аны хәтерләмим дә. Әни биш бала белән ялгызы калган. Иң олысына нибары 12 яшь кенә булган, – дип сөйләп китте Фәргать абый. – Тормышның ни дәрәҗәдә авыр булуын әйтеп торасы да юк. Апрель ахырларында өшегән бәрәңге җыя башлый идек инде. Ялан тәпи, җиргә басасың, балчык астында боз. Черегән түгел, өшегән бәрәңге. Аерма зур. Черегән бәрәңгене авызга кабып та булмый, ә өшегәненнән әни күмәч сала иде. Җәйләрен алабута, кычыткан җыябыз. Ярый, сыер булды, сөттән аерылмадык. Аз булса да әнигә булышу нияте белән олы апа 12 яшьтә сыер саварга, икенче апа атлар карарга кергән. Шулай уртак тырышлык белән әни барыбызны да аякка бастырган.
Аннан егетне армия сафларына алалар. Литвада өч ел хезмәт итеп, 1957 елда кайта ул. Тагын колхозда эшли башлый. Ат җигә, урман ташый, ат белән Арчага салам илтә, төзелеш бригадасында эшли, Түбән Пошалым мәктәбен төзүдә катнаша.
– 1960 елның маеннан мине бригадир итеп куйдылар. Каршы килеп карадым. Җаваплы хезмәт. Бригаданың рәисе инде ул бригадир. Ахыр чиктә барыбер ризалашырга туры килде, – диде Фәргать абый. – Миңа ышанып шундый җаваплылык йөкләгәннәр икән, тырышырга кирәк иде. Намус белән эшләдем. Колхозда гына түгел, районда да яхшы урыннарны яулады Түбән Пошалым бригадасы. Райком әгъзасы итеп куйдылар. Берничә ел рәттән тордым. Обком конференциясенә сайландым. Уңышларны югары бәяләделәр “Фидакарь хезмәт өчен”, Ленинның тууына 100 ел уңаеннан бирелгән медальләре, “Дуслык” ордены белән бүләкләндем.
Басулардан кайтып кермәде
Ул эшләгән вакытта күперләр салына, фермалар төзелә, төзекләндерелә, яңартыла.
– Балалар бакчасы юк иде. Әйтә торгач, ул да булды, – ди Фәргать Рәхимҗанов. – Колхозныкы итеп булса да, медпункт төзелде. Аның өчен Арча үзәк хастаханәсенең баш табибы Владимир Кувин янына өч тапкыр барырга туры килде. Рөхсәт алмый торып туктамадым. 1995 елны лаеклы ялга чыктым. Ревизия комиссиясе рәисе итеп сайландым.
– Пенсиягә чыккач та эшләде әле, – дип сүзгә кушылды Гөлнур апа. – Басулардан кайтып кермәде. Берсендә инсульт булды. Шул сәламәтлегенә зур зыян салды.
– Бездән ерак түгел генә Күлтәс дигән авыл бар. Бик матур урында урнашкан ул. Әмма берара халкы китә башлады. Ападан сәбәбен сорагач, аның: “Бригадир акчаны бик аз яза. Шуңа акчалы урын эзләп китәләр. Ә сезнең бригадир үз кул астында эшләгән халыкны рәнҗетми, – дигәне хәтердә. Авыл халкы ихтирам итте Фәргать Рәхимҗановны. Аны әле дә мактап телгә алалар. Апа сүзләреннән чыгып фикер йөрткәндә, күрше авылларга да яхшы бригадир буларак даны таралган булган, – диде авылдашы Венера Фатыйхова.
Фәргать абый турында язарга да Венера ханым тәкъдим итте. Махсус шуның өчен редакциягә килгән иде. “Заманында колхозның терәге булган шундый кешеләр турында онытырга ярамый”, – диде. Шулай ук ул чорда эшләгән, Фәргать абыйны яхшы белгән кешеләрне дә исенә төшерде. Шуларның берсе тракторчы Вакыйф Гарипов һәм аның хатыны, авыл Советында эшләгән Фәридә ханым.
Сакчыл булды. Әйбернең кадерен белде
Фәридә Гарипова белән дә аралашып алдык.
– Әйе, Фәргать абый бригадир булган вакытта мин авыл Советында идем, ә Вакыйф тракторда, – диде ул. – Фәргать абый өченче бригаданы, Түбән Пошалым бригадасын җитәкләде. Оештыру сәләте искиткеч иде анда. Бөтен эшне, кешене оештыра белде. Техникалар кайтартты. Булган әйбернең дә кадерен белде. Саклый белде. Сакчыл булды. Амбарлар һәрвакыт йозакта булыр иде. Кеше өчен дә тырышты. Берсен дә рәнҗетмәде. Эшләгән кеше саламын, печәнен, ашлыгын да алды, акчасын да түләде. “Накладнойлар тутырганда бернәрсәне дә онытмый. Хәтта минем хәтердән чыкканнарны да исенә төшереп язып куя”, –– дип еш сөйли аның турында Вакыйф. Аннан заманына күрә бик грамоталы кеше дә иде.
Гөлнур апа төшеп калганнардан булмый. Тугызынчы сыйныфтан соң хисапчы булып эшли. Табельләр тутыра. Аның өчен ныклы белем һәм зур тырышлык кирәк. Эшли дә, укый да кыз. Унынчыны кичке мәктәптә тәмамлый. Аннан китапханәдә.
Бер-берсенә кирәк һәм олы терәк
Танышу тарихлары турында сорашкач, онытып җибәргәннәрме, искә аласылары килмәдеме, бер-берсенә карашып елмаеп кына куйдылар. Икесе дә җаваплы хезмәттә, эшләре шул колхоз белән бәйле. Икесе дә бер авылдан. Гөлнур апа әле дә сөйкемлелеген югалтмаган, яшь вакытында бигрәк чибәр булгандыр. Яшь, дәрте ташып торган егет аны үзеннән ерак җибәрмәгән. 1967 елда өйләнешәләр. Алтмыш елга якын бергә яшиләр!
– Бер елдан улыбыз Фердинанд туды, – ди Гөлнур апа. – Безнең терәгебез. Укытучы ул. Башта Урта Пошалымда укытты. Ул ябылгач, Түбән Мәтәскә мәктәбендә эшли башлады. Бергә яшибез. Киленебез дә бик яхшы иде. Явыз авыру арабыздан алып китте. 4-5 ел була инде. Бик сагынабыз. Ике баласы калды. Дөрес, алар зурлар. Үз гаиләләре. Айгөл гаиләсе белән Казанда, Азат Арчада яши. Әниләре улының баласын – оныгын күреп калды. Айгөле йөкле иде. Килен булмагач, безгә дә авыр калды. Ярый, улыбыз янда, балалар бар. Без хәзер киңәшләр биреп торучы гына.
Шулай дисә дә, Гөлнур апа көне буе аяк өстендә әле. Тавыклары бар, алар янына да чыгып керә, уллары кайтышка ашарына да әзерләп куя, онык, оныкчыкларын көтеп алып, кунак итә. Фәргать абый белән икесе бергә гөрләшеп чәй дә эчеп алалар. Иң мөһиме, тигезлекләре бар. Гөлнур апа белән Фәргать абый бүген бер-берсенә кирәк һәм олы терәк.
– Мин 1995 елда лаеклы ялга чыктым. Шуңа кадәр бригадир хезмәтен башкардым. Өйдә квартирант кына булдым, дисәм дә ялгышмам. Чөнки басулардан кайтып кермәдем, – диде Фәргать абый. – Өйдәге бөтен эшне Гөлнур башкарды. Кайтып кергәндә җылы өең, өстәлдә тәмле ризыгың, якты чырай белән көтеп алган якын кешеләрең булу – ир кеше өчен үзе бәхет.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев