erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Халык синоптигы Рәис Шәкүров: «Һавадагы ай белән яшим мин»

Сәләтләре күп үзенең: хуҗалыгында 152 тере җан иясе, барысын да үз кулы белән тәрбияли, җырлый, гармунда уйный, шигырь яза, Коръән укырга өйрәнә, кешеләрне сихердән дәвалый... (Шәһри Казан, Гөлнур Шәрәфиева)

- Йокыга чирак мин. Төнлә 3-4 чыгып та һава торышын карап керәм, язып куям. Һавадагы ай белән яшим мин. Ул ничек туганын карыйм. Әгәр дә басып туа икән, ай буе яңгыр күрмисең. Әгәр яны белән ятып туа икән, ай яңгырлы киләчәк. Әни дә шулай сыный иде. Көтүгә чыккач та кайсы чәчәкнең кайчан чәчәк атканын теркәп куям, алар да хәбәрче. Бәрәңге сабагы төн якка ята икән – салкын була, көньякка таба авышса – җылы көтелә. Быел су кондызлары ялгыштымы, минме – һаман аңлый алмыйм әле. Салкын кыш киләсе булса гына азыкны мулдан әзерлиләр иде, ә алар шул кадәр күз итеп, агач кисеп тутырдылар. Бәлки кыш озаграк киләдер? Акның карасы булган кебек, кышның салкыннары да китереп сугачак әле.

20 еллап элек кечкенә теплицада башланган кыяр кәсебе бүген заводны хәтерләтә. Кечкенә генә мич чыгардык, Ания белән чиратлашып шуңа утын яга идек, чираттан йоклый-йоклый саклыйбыз. “Кураж” белән “Полковник” сортлары шәп. Илнур башка чыккач, теплицада да күченде. Гыйнварда ук эш башлыйбыз. Туфрак белән тиресен көзен үк әзерләп калдырабыз. Ашламасыз гына үстерәбез. Кыш уртасында 50 меңлек ике кат пленка ябабыз, арасы 8 сантиметр калырга тиеш, аңа җилсез көн кирәк. Бер мичтә утыннан газ алабыз, ул чытырдап янмый, 8 сәгать буе төтенләп кенә утыра. Төтеннең дә үз газы бар, шул тонналы мичкә җыела бара. Менә шуны ягып, теплицаны җылытабыз. Урамга төтен чыкмый, һаваны пычратмыйбыз. Кемнең ташларга дигән чыбык-чабыгы, иске утыны бар, безнекеләргә китерә. Ягарлык бөтен нәрсәдән газ ясыйбыз. Үсемлекләр бетли, башта бик азапландык. Хәзер җаен таптык, 7 көн саен йода салынган сөт сибеп торабыз.

Сихердән дә дәвалый
Мәчеттә укып йөрим. Ания күптән укыта инде, 5 вакыт намазын калдырмый. Мин анысына ук керешә алмыйм әле, вакыты җиткәч, миннән дә калмас ул гамәл. Гарәпчә өйрәнәсем килә. Йөгерек укыйм инде, шөкер. Пьесалар язам, үзешчәннәр уйныйлар, рәхмәт. Укысам, көйләр дә язар идем. Күңел җырлый, гармунда нәрсә уйнаганымны да белмичә онытылып уйныйм. 

Тагын бер шөгылем яралып килә, анысы да алма апа – әтинең апасыннан килә торган сәләттер дим – кешеләрне дәвалыйм. Алма апа бик көчле дәвачы иде. Бер хатынга, минәйтәм, синдә бозым. Күзләрендә нуры калмаган, сулган. Авырыйм, ди бу. Өч көндә кеше иттем. Сөенеп яши, күргән саен йөгереп килеп кочаклый. Сихерне ирләр түгел, хатын-кыз эшли. Кабер туфрагы белән эш итәләр. Их, белсәләр икән ахырын, үзләренә кире кайтарам, җәфаланып үләчәкләр. 
Тагын бер күркәм эшемне читкә куймыйм әле, Сабантуе җитсә, атымны бизәп, мәйдан әйләнәм. Тирә-күрше авыллардан да шалтыраталар. Беренче сүзләре, “Тургай” нихәл, диләр. Минем хәлне ник сорасыннар. Әле үпкәм дә зур, бөтен гәҗитләр шалтыратып сөйләштерә, ник берсе 70 яшьлегем белән котласыннар! Сез дә колагыгызга киертләп куегыз, 75 яшьлегем алда көтә, килерсез!     

Тулы язма: Шәһри Казан

Фото: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев