Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге балалар өчен бәйрәм уздырды
Арчаның үзәк стадионында район мәрхәмәтлек үзәге тарафыннан иганәче ярдәме белән оештырылган бәйрәм узды
Балаларны яклау көне алдыннан әзерләнгән чарада 30дан артык бала катнашты. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Гаилә һәм балалар» бүлеге хезмәткәрләре «Вамин-Татарстан» ширкәте белән берлектә күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга күңелле уеннар оештырды.
«Балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Иганәчебез, «Вамин» ширкәте генераль директоры Минтимер Минһаҗевка олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Чын мәгънәсендә матур бәйрәм булды», – диде бүлек мөдире Нурсия Дәүләтшина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев