erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәрби операциядә булучы райондашларның гаиләләренә Арчада профессиналь фотоссесия оештырылды

«Игелекле фотоссесия»дә махсус хәрби операциягә киткән егетләрнең тормыш иптәшләре һәм балалары катнашты

1 июнь Балаларны яклау көне уңаеннан Арча укучылар сарае тарафыннан 12 гаиләгә бушка профессиональ фотосессия оештырылды. Биредә бүгенге көндә хәрби операция зонасында хезмәт итүче ир-егетләребезнең гаиләләре фотога төште. 

"Әлеге проект "Дети героев" исеме  астында Россияның төрле регионнарында инде тормышка ашырылып килә. Без дә аңа кушылырга булдык һәм батырларыбызның балаларына шундый бүләк ясадык ", - диде Арча укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин.

Фотосессияне оештыруга визажист Алина Шиһабиева, фотограф Ильвир Тимашев һәм төрле локацияле студия тәкъдим итүче «Лама» фотостудиясе кушылды.

"Биредән балаларның матур фотолар белән геннә түгел, яхшы кәеф һәм күтәренке рух белән китүләрен телибез", - диде Ильвир Тимашев.

Мондый чараларның алга таба да дәвам итәчәген җиткерде Укучылар сарае җитәкчелеге.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Видеорепортаж https://vk.com/arskdvorec?w=wall-185727872_1137

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев