erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәтәр авыру – ишек төбендә

Әтнә районының җаваплылыгы чикләнгән “Тукай“ ширкәтенеке булган мөгезле эре терлеге биоматериалында бруцеллез авыруы булуы ачыкланган

27 ноябрьдә районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең утырышы булды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев алып барды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе хәбәр итүенчә, республика ветеринария лабораториясендә тикшергәндә Әтнә районының җаваплылыгы чикләнгән “Тукай“ ширкәтенеке булган мөгезле эре терлеге биоматериалында бруцеллез авыруы булуы ачыкланган.

Әтнә районы – безнең күрше район. Район башлыгы хәлнең җитди икәнлеген искәртте. Утырышка авыл җирлекләре башлыклары, терлекчелек белән шөгыльләнүче фермерлар, ит бизнесы белән шөгыльләнүче  эшмәкәрләр чакырылуы юкка түгел. Читтән терлекләр, терлекчелек продуктлары алуны бары тик ветеринария хезмәте рөхсәте белән генә башкарырга. 
Район ветеринария идарәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов, район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова бруцеллез авыруын профилактикалау чаралары турында сөйләделәр.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бруцеллез – хайваннарда һәм кешеләрдә бактерияләр китереп чыгара, хроник рәвештә үтә торган авыру, – диде Руслан Фәйзрахманов. – Аның белән  кәҗәләр, сарыклар, мөгезле эре терлекләр, дуңгызлар, куяннар, боланнар, этләр һәм кешеләр авырый. Кешегә терлекләр бала тудырганда ярдәм иткәндә, терлек суйганда, ит эшкәрткәндә, йон алганда, итне тиешенчә пешереп җиткермәгәндә, сөтне кайнатмыйча кулланганда йоктырырга мөмкин.

Әлеге авыру йоктырганнан соң ике атнадан алып дүрт атнага кадәр беленми. Тышкы билгеләре юк. Бруцелла бактерияләре йоктырган сыерларда зур срокта бозау ташлаулары күзәтелә. Шуңа күрә сыерларның бозау салу очраклары булганда тиз арада бозауны ветеринария лабораториясендә тикшертергә кирәк.
Терлектә авыруның бармы-юкмы икәнлеген бары тик канны тикшереп кенә ачыклап була.
Әлеге чир кешегә йогуы белән дә куркыныч. Һәр терлекченең медицина кенәгәсе булырга, ел саен медицина тикшерүе үтү мәҗбүри.
Район ветеринария белгечләре елга ике тапкыр барлык авырулардан тикшерү үткәрәләр. Тиешле профилактик чаралар уздырылып барыла.
Билгеле, саклану чараларын да төгәл үтәү шарт. Ферма территорияләренә теләсә кем кереп йөри алырга тиеш түгел. Бу яктан безнең районның “Яңарыш“ хуҗалыгын үрнәк итеп куярга була. Комплекс территориясенә транспорт бары тик җылытылган дизбарьер аша уза. Территориягә, торакларга күзәтү камералары куелган. Башка хуҗалыкларга да шуңа омтылырга кирәк.

Иң мөһиме – сакланганны саклармын, дигән гыйбарәне онытмаска. Ит, сөт ризыкларын 100 градустан да ким булмаган температурада пешереп яки кайнатып кулланырга.
Имин булмаган төбәкләрдән терлек, кошлар, азыклар, терлек продуктлары алмаска. Алырга җыенган вакытларда алдан ук районның  ветеринария хезмәте белән киңәшергә. Аларда имин яки имин булмаган төбәкләр турында тулы мәгълүматлар бар. Алып кайткач та ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә, алар карантин чаралары билгеләячәк.
Район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова әйтүенчә, районда бруцеллезга каршы вакцина бар. Аны беренче чиратта терлекчелектә эшләүчеләргә ясатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев