erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәтер йомгагын сүткәндә

Мөзәкир Гаптрахманов районда билгеле шәхес. Аның белән аралашып, күңел төпкелендә саклаган хатирәләре, хисләре турындагы язманы укучыларыбыз хозурына тәкъдим итәбез

Аллаһы Тәгалә адәм баласының күңелен шулай яралткан: балачагын, үткәндәге якты хатирәләрне искә төшергәндә әллә нинди рәхәт хисләр кичерә, җанына рухи көч ала ул.

Ни хикмәт, шул елларның авырлыктан бигрәк  гүзәл мизгелләре искә төшә. Мөзәкир абый да еш искә ала балачагы узган Шекә болыннарын. Әнә ул гамьсез балачак, авыл урамнары аның өстәлендә генә ята, иртән торып кич ятканчыга кадәр “мине укып җаныңа рәхәтлек ал”, дип китап битләреннән дәшә сыман. Әйе, нәкъ шулай, 2022 елда авылы турындагы якты хатирәләр Шекә егете Мөзәкир Гаптрахмановның “Хәтер йомгагын сүткәндә” дигән китап булып язылып, шул гомердән бирле өстәл китабына әйләнде. Шушы шактый саллы китап битләре үз эченә Мөзәкир Әфләтун улының 7 буын ата-бабаларының язмышын гына түгел, авылдашларының, хәтта райондашларының да үткәннәрен сыйдырган.

Хезмәтне яратсаң...

Мөзәкир Гаптрахманов районда билгеле, гомере буе җитәкче урыннарда эшләп, халык ихтирамын яулаган шәхес. Аяклы тарих дисәң дә артык булмас аның турында, чөнки үзе белән бераз сөйләшеп утырганда гына да район тарихында якты эз калдырган кешеләр турында шактый мәгълүматлы булуы сизелде. Хезмәт юлын туган мәктәбендә математика укытучысы булып башлаган егет, 30 яше дә тулмас борын җитәкче кәнәфиендә эшен дәвам итеп, лаеклы ялга киткәнче берничә урында җитәкче булып эшләгән кеше бит ул. Шулай булгач, гомере буе район сулышы белән яшәгән кеше район язмышын белмәсә сәеррәк тә булыр иде.

Кулымда аның хезмәт дәверендә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен бирелгән бүләкләр папкасы. Һәм шунда иң кадерлесе булып, 14 яшендә В.И. Ленин исемендәге Ленин орденлы Бөтенсоюз пионер оешмасының Татарстан Рес-публика Советы Тукай кус-ты яшь натуралистларының 1963 елгы слетында катнашканы өчен бирелгән Мактау кәгазе саклана. “Кулы җиңел” була ул кәгазьнең – әкренләп ул хуҗасының портфолиосына башка бүләкләрне дә тарта башлый. Еллар дәверендә инде калынаеп беткән папка эчендә Арча райпосының, ТР кулланучылар хокукын яклау дәүләт комитетының, Сәүдә министрлыгының Мактау грамоталары, район хакимияте башлыкларының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары,  РФ Икътисади үсеш һәм сәүдә министрының Рәхмәт хаты, ТР Президенты М.Шәймиевның Мактау грамотасы, ТР мөфтиенең Рәхмәт хаты... Шулар арасында икесе аеруча күзгә ташлана: Мөзәкир Гаптрахмановка баш дәүләт киңәшчесе чины бирелү һәм Татарстан Республикасы атказанган халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелү таныклыгы. Кәгазь битләрендә урын алган дәрәҗәләр үзенчә кадерле булса, Мөзәкир Әлфләтун улы өчен иң кадерлесе – дус-танышларның, элеккеге хезмәттәшләре, якыннарының һәрдаим хәлен белеп, киңәш-табыш итешеп яшәве. Мөмкинлеге булганча изгелек кылып яшәргә ярата ул. Ә изгелек кылу кемгәдер нидер булса эшләү генә түгел, яхшы сүзең белән аны тынычландыру да булырга мөмкин. Берәр изгелек эшләсәм, җаныма рәхәт була, ди. Балаларын да Бибинур апа белән үзләре үрнәгендә, кешеләргә яхшылык эшләргә өндәп, эш сөюче, дөньяны алып бару белән ахирәткә әзерләнүне дә онытмыйча яшәүне алга куеп тәрбияләгәннәр. Балаларның үз тормышы, үз эше булса да, аеруча бәйрәмнәрдә әти-әни янына төп нигезгә җыелырга яраталар. Биредә үз балаларына күрсәтер гамәлләр, сөйләр  сүзләр дә күбәя. Ә бабай балаларга, оныкларга бай: 4 баласы, 14 оныгы бар аның! “Намаз сәгате кергәч, барыбыз бергә намазга басабыз”, – ди бәхетле бабай. Күз алдына өй тутырып сәҗдәгә киткән балалар килеп баса. Менә ул бәхет! Балаларына хезмәт, кешелеклелек тәрбиясе генә түгел, дини тәрбия дә бирә алган инде чирек гасыр намазда, Аллаһы Тәгаләгә зекер кылып яшәүче бабай.

Мулла нәселенең дәвамчысы

Ул муллалар нәселенең дәвамчысы. Архивлар ярдәмендә әнисе ягыннан җиде буын бабасын барлаган һәм затлы мулла нәселе баласы булуы белән горурланып яши.

“Насретдин бабай Ташкичүдән Мари Иленең Бәрәңге районының Мазарбашы авылына мулла булып киткән. Бик булган кеше булган: тегү дә теккән, столяр да, итек басучы да булган. Аннан аны Бәрәңгегә мулла итеп күчергәннәр. Минем бабайның әтисе Хафизетдин хәзрәт Насретдин бабайның улы. Хафизетдин хәзрәт Ризаэтдин Фәхретдин белән бергә Шиһабетдин Мәрҗанидә гыйлем алган. Аларның үзара язышкан хатлары Марсель Әхмәтҗанов язган “Бәрәңге тарихы” дигән китапта урын алган. Хафизетдин бабайның улы Фатыйх хәзрәт Балтачның Бөрбаш авылыннан Мәфтуха исемле кызга өйләнгән. Алар гаиләсе Бөрбашка Мәмсәдән күчеп киткән булган. Җәлил хәзрәт Фазлыевның китабы бар, андагы мәгълүматлар буенча, безнең бабайлар, буыннан-буынга күчеп, бер гасыр мулла булып торган.  Шулай итеп, Фатыйх белән Мәфтуханың уллары Хатыйп – минем әнием ягыннан бабай дөньяга килә. Бабай Төркиядән безнең якка әсирлеккә төшеп, Бәрәңгегә гомерлеккә сөргенгә җибәрелгән Мөхәммәтсәет исемле кешенең кызы Мәрьямгә өйләнгән. Шул гаиләдә минем әни Нурания туган. Әни Бәрәңгедә педучилищега укырга кергән елны әби белән бабайны, динне ташламауда гаепләп, икесен ике җиргә төрмәгә япканнар. Әби аннан кайта алган, тик бабай кайтмаган... Өйдә өч кыз ятим калды бит, әбигә төрмәдән чыгарга булышучылар булган. Тик кайткач әбине гел эзәрлекләп торганга, Бәрәңгедән күчеп китәргә мәҗбүр булган. Арчага килеп урнашып, педучилищеда башта комендант, соңрак директор урынбасары булып эшли ул. Әни дә Арча педучлищесына күчә. Әни укып бетергәч, башта Пошалым, аннан Шекә мәктәбендә укыта. Ул да гади укытучыдан директорга кадәр күтәрелә”, – дип сөйли Мөзәкир абый. Күз алдыннан ул сөйләгәннәр кино кадрлары кебек уза. Әтисе дә заманы өчен алдынгы карашлы, укымышлы кеше була. “Әтине 1943 елда сугышка алалар. Аннары, Япония чиген саклау максатында Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Японнардан Кытайны азат итү сугышларында катнаша. 1946 елда авылга кайтып колхозда эшли башлый. Амбар, ферма мөдирләре була, аннары, лаеклы ялга чыкканчы совхозда ветфельдшер, ветврач булып эшләде”

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әтисез тормыш

Язмыш сынавы дигәнне кечкенәдән кичерергә туры килә героема. Ул бәләкәй вакытта әтисе гаиләсен ташлап авылда яшәүче башка бер хатын белән гаилә кора. Анда тагын 7 бөртек эне-сеңелләре туа Мөзәкир Әфләтун улының. Бер авылда яшәп, әтиеңне башка гаиләдә күреп үсүләрнең кыенлыгын нәни йөрәк үзе генә белгәндер. “Әти белән дә, балалары белән дә аралашып яшәдек. Ул туганнар белән әле дә аралашабыз, – ди. – Үзебез өч малай үстек. Өлкән абый арабызда юк инде. Икенче абыем Фирдәвес Арчада яши. Әнием ничек өлгергәндер, кайчан йок-лагандыр?! Ярый әле әни эштә вакытта безне ирләр эшенә, тормыш итәргә, ислам дине кануннарын белеп яшәргә өйрәткән, үзе усал, үзе яхшы, үзе үткен әбиебез булган. Әни укытучы булып та эшли, авыл халкына киемнәр дә тегә иде. Биология укытучысы булып эшләгәндә ул республикада иң яхшы тәҗрибә участокларының берсен – мәктәп бакчасы булдырды. Намуслы хезмәте өчен “Халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек булды”. Әнисенең укучылары белән аралашып яши Мөзәкир абый. Алар белән сөйләшкәч яшьлегенә кайткандай була, авылдашлар бит! Авылдашы Гөлзадә Сафиуллина, чордашы, күрше авыл егете Вагыйз Минһаҗев белән дә яшүсмер елларын еш искә төшерәләр.   

Җәмәгате Бибинур апа белән өч ир балага гомер биреп тәрбияләп үстерә алар. Рафаэльләре гаиләсе белән Арчада яши, үзенең шәхси автосервисы бар, Илнурлары Казанда, төпчекләре Рафил белән бергә башкала халкын хәләл колбаса-казылыклар ясап кинәндерәләр.

* * *

Таң сызыла... шушы мизгелне бик ярата ул. Күңелне айкый торган мизгел. Таң аткандагы тынлык, җәйге җир, табигатьнең чык төшкән дымлы һавасы, иртән кошлар сайравын бернигә дә алмаштырасы килми. Бар теләге, менә шушы туган җирдә, тигезлектә, Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләренә канәгать булып яшәргә язсын.

Иртәнге намазны укып таң аттыргач бераз ятып хәл җыеп ала да, иртүк телефон аша балаларының хәлен белешеп чыга, кирәк булса киңәшләре белән ярдәм итә.  Әти кеше өчен иң мөһиме – балаларының иминлеге, сәламәтлеге һәм тормыш юлдашының янда булып, һәрдаим кайгыртып торуы. Менә тиздән нәсел дәвамчылары шаулап-гөрләп янә төп нигезгә җыелыр. Атна ахырында Мөзәкир Әфләтун улының туган көне, юбилее бит...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев