erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хәтерләрдә җуелмас хатирәләр

9 майда илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгын бәйрәм итте. Районыбызда тантаналы чаралар 8 майда авыл җирлекләрендә, Җиңү көнендә Арча үзәгендә узды.

Шәһәребез үзәгендәге мәйдан иртәдән кичкә кадәр бәйрәмчә рухта иде. Мәктәп укучылары һәм бакча балалары катнашындагы вальс, әдәби-музыкаль мәйданчыклар, кыр кухнясы, мәктәп музейлары экспозицияләре парад башланганчы һәркемгә бәйрәм кәефе бүләк итте.

 

Җиңү парады

Хезмәт коллективлары, мәгариф оешмалары һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылардан торган Бөек Җиңү парады спорт мәктәбе яныннан үзәккә кадәр узды. Барлыгы 33 төркемгә тупланган коллективлар шарлар, чәчәкләр тотып горур атладылар.

Иң беренчеләрдән булып мәйданга Җиңү байрагы белән, Россия, Татарстан, районыбыз байракларын һәм Бөек Ватан сугышының ун фронт штандартларын күтәргән байракчылар керде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, мәгариф, мәдәният идарәләре аерым төркемнәрне тәшкил итте. Мәрхәмәтлек үзәге, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, район үзәк хастаханәсе һәм башка районыбызда хезмәт куючы предприятие, оешма коллективлары парадны дәвам итте. Тантаналы парадны тәмамлаучы “Сугышчан туганлык” җәмгыятен район халкы алкышлар белән каршы алды.   

 

Бәйрәм митингы

Җиңү парады тәмамланганнан соң, бәйрәм чарасының төп өлеше тантаналы митинг башланды. Аны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде һәм бәйрәм белән котлады. “Җиңү көне – Ватаныбыз өчен иң кадерле һәм иң бөек бәйрәм. Бу көн халык бердәмлеге, ата-бабаларыбызның намусы һәм даны тантанасына чиксез рәхмәт хисләре, тирән кайгы һәм мәңгелек хәтер символына әйләнде”, – дип башлады ул чыгышын. Сугыш ветераннарына, бүгенге көндә хәрби операциядә булучы егетләребезгә ихлас рәхмәтен әйтте.

Бәйрәм чарасында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хакимҗанов да катнашты. Ул Арча районы халкына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде. Үз исеменнән сугыш ветераннарына булган хөрмәтен һәм рәхмәт сүзләрен әйтте. “Илебез күге бүгенгедәй һәрвакыт аяз булсын”, – диде ул.

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Азат Вахитов та котлау сүзләренә кушылды. “Безнең халыкның иң якты бәйрәме белән котлыйм. Бөек Ватан сугышы иң авыр сынауларның берсе булган. Хөрмәтле ветераннар, сезнең батырлыгыгыз һәм бүгенге аяз күк йөзе өчен мең рәхмәт”, - диде ул үз чыгышында.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел армия сафларына алыначак егетләр исеменнән Марсель Фәттахов чыгыш ясады. Ул хәрби бурычны намус белән үтәргә ант итте һәм илгә җиңү алып килүче ветераннарга рәхмәтен җиткерде.

Тантаналы митинг сәхнәсенә махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан райондашларыбыз Алмаз һәм Фәнис тә чакырылды. Егетләр бәйрәм чарасына җыелучыларны бәйрәм белән котлап, ярдәм кулы сузучыларга рәхмәт әйттеләр.“Һәркемгә тазалык-саулык, гаиләләрегездә тынычлык булсын. Безгә ярдәм итеп торучыларга рәхмәт. Барлык җибәрелгән әйберләрегез дә безгә килеп җитә. “Хәрби туганлык“ җәмгыяте егетләре дә һәрвакыт хәлләрне белешеп, безнең янга килеп торалар”, – диде алар. Бөек Ватан сугышы ветераннарына исәнлек һәм Җиңү язларын тагын да бергә каршылауларын теләделәр.

1418 көн һәм төн барган дәһшәтле сугыш елларында яу кырында ятып калган батырлар бер минут тынлык белән искә алынды. “Дан” мемориалы һәм Геройлар аллеясында урнашкан һәйкәлләр каршына чәчәкләр һәм веноклар салынды.

 

Батырлык өчен

Украинада узучы махсус хәрби операциядә һәлак булган яшь батырларыбызны искә алу бәйрәм митингында иң дулкынландыргыч мизгелләр иде.

Узган елның сентябрь аенда һәлак булган өлкән офицер, капитан, Сарай-Чокырча авылы егете Айрат Галәветдиновның әнисе Мәдинә һәм әтисе Габделәхәт Галәветдиновларга улларының “Сугышчан батырлык өчен” медале һәм дәүләт бүләгенә Таныклык тапшырылды.

Күптән түгел генә арабыздан китүче Яңа Кишет авылы егете Алмаз Сәлахиевның әнисе Гөлназ ханым белән тормыш иптәше Люциягә һәм Иске Кишет авылы егете Фирдүс Гариповның әнисе Гөлфирә ханым белән тормыш иптәше Гөлчәчәккә якыннарының хәрби бурычларын үтәгән вакытта күрсәткән батырлыклары, каһарманлыклары өчен “Батырлык ордены” тапшырылды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X