Хезмәт ярминкәләре булып торсын!
Район Мәшгульлек үзәгендә хезмәт ярминкәсе булды. Апрель ае ул эшсезләрне Бөтенроссия хезмәткә урнаштыру ярминкәләре чоры
Ярминкәгә шактый кеше килде. Чөнки аларга ярминкәдә оешма вәкилләре эш тәкъдим итә.
Узган ел район Мәшгульлек үзәгендә 81 эшсез теркәлгән булган, быел 44 кеше исәптә тора. “Үз эшен ачып җибәрүчеләр байтак, – дип сөйләде район Мәшгульлек үзәге җитәкче Гөлфия Гыйбадуллина. – Мәсәлән, кемдер чәч ясау, ә кемдер кул һәм аяк тырнакларын косметик матурлау (маникюр, педикюр), массаж, ир-егетләр автомашина төзәтү, теплицалар ясау, кабер ташларына язу һ.б. буенча үз эшләрен башлап җибәрәләр. Бизнес-план төзеп – шуны яклап, район социаль яклау идарәсе аша, аз керемле гаиләләргә 350 мең сумга кадәр субсидия алып, үз эшен ачарга мөмкин. 200 мең сумга кадәр ярдәм акчасы алып, терлек асраучылар да бар. Шулай ук, рәсми рәвештә эшкә кергәнче социаль контракт төзегән очракта, 4 ай дәвамында хезмәт хакына өстәп 14317 сум акча бирелә. Бу, әлбәттә, уңай күренеш. Безнең аша эшсезләр, дәүләттән 145100 сум күләмендә ярдәм алып, үз эшен ача алалар. Һәм шул ук вакытта, рәсми рәвештә теркәлеп, эшкә дә урнашу хокукы бар. 2024 елның 1 февраленнән эшсезлек буенча минималь пособие күләме 1611 сум тәшкил итә. Ә иң максималь пособие күләме – 13739 сум. Эш урыны сорап мөрәҗәгать иткән кешегә 2 эшкә юллама тәкъдим итәбез һәм туры килгән вакансияләр юк икән, эшсезлек статусы бирелә. Пенсия алдында торучы, ягъни пенсия яшенә җитәргә 5 ел калган эшсезләр дә безгә мөрәҗәгать итә ала. Шуны да әйтим, халык эшли. Өйдә яткан кеше сирәк. Әмма аларның кайберләре рәсми рәвештә теркәлеп эшләми”.
Шушы ярминкә алдыннан гына “Казан вертолет заводы” акционерлык җәмгыяте һәм “Россия тимер юл” оешмасы җитәкчелеге белән очрашу булды. Очрашуга районнан 32 кеше килде. Араларында эшсезләр дә һәм күңеленә хуш килгән, акчалырак, юньлерәк эш эзләүчеләр дә бар иде. Аларга нинди генә эш тәкъдим итмәделәр!
Ә хезмәт ярминкәсенә оешма-предприятиеләрдән эш тәкьдим итүчеләр килгән иде. “Безгә эш сорап пенсионерлар да килә ала, – диде җитәкче Гөлфия Гыйбадуллина. – Алар рәсми рәвештә эш эзләүче булып теркәлсә дә, дәүләт тарафыннан аларга пособие түләнми. Шулай да без пенсионерларга эш тәкъдим итә алабыз. Әгәр дә оешмалар пенсионерларны эшкә алырга риза булсалар. Һәм шулай ук аерым кешеләр өй җыештырырга, бакча эшләрен башкарырга һ.б. өй эшләренә хезмәткәр сорап безгә мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр. Бер хатын-кыз пенсионер безнең ярдәм белән берәүнең өен җыештырырга эшкә урнашты”. Мәшгульлек үзәге халыкны эшле итү буенча күпкырлы хезмәтләр башкара. Алар төрле һөнәрләр буенча укыта да һ.б.
Узган ел ярминкәдә өлкәннәр һәм инвалидлар интернаты җитәкчесе Рәисә Хөснетдинова эшсезләргә шактый эш урыннары тәкъдим итте. Ул эш урыннары белән ярминкәдә үк кызыксынучылар булды. Ә быелгы ярминкәдә Рәисә Рәкыйповна халыкны эшле итү буенча мондый ярминкәләрнең кирәклеге һәм Мәшгульлек үзәге ярдәме белән үзләренең хезмәт коллективының кирәкле кадрлар белән тулылануы турында әйтеп үтте.
Арчада менә нинди эш урыннары бар. Кайберләрен әйтеп үтәбез. Укытучы, юрист, психолог, тракторчы, слесарь-ремонтчы, “Газель”, “Вольво”, “КамАЗ”га шоферлар, төрле эшчеләр, төягеч йөртүче, автобус йөртүче, табиблар, ветеринария белгечләре, баллон тутыручы, социаль хезмәткәр, мәдәни чаралар оештыручы, юрисконсульт, электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь-электрчы, няня, фельдшер, тәрбияче һ.б. кирәк.
Кыскасы, районда 220дән артыграк эш урыннары бар. Район Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Хезмәт ярминкәләре булып торсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев