erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хезмәт хакы белән шаярмыйлар

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1нче маддәсе нигезендә, Россия Федерациясе субъектында минималь хезмәт хакы турында төбәк килешүе нигезендә, Россия Федерациясе субъектында минималь хезмәт хакы күләме билгеләнергә мөмкин.

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе, Татарстан Республикасы эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы, “Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында“ Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында килешү нигезендә, Татарстан Респуб-ликасы территориясендә эшләүчеләр өчен минималь хезмәт хакы 2024 елның 1 гыйнварыннан аена 22020 сум күләмендә билгеләнде.

Ләкин бу федераль бюджеттан, Татарстан Республикасы бюджетыннан һәм җирле бюджетлардан финанслана торган оешмалар эшчеләренә кагылмый.

Алар өчен, ягъни Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә минималь хезмәт хакы “Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында“  82-ФЗ номерлы Федераль закон белән билгеләнә һәм аена 19 242 сум тәшкил итә.

Хезмәт хакын түләмәгән яисә тулы булмаган түләү өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

Прокуратура республика прокуратурасының йөкләмәләре, биремнәре, яки салым инспекциясеннән салым бурычы булу хакында килгән белешмәләр булганда, массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт хакы түләмәү турындагы мәгълүматны ачыклаганда һ. б. турындагы белешмәләр булганда тикшерүләр уздырырга хокуклы.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безнең районда 2023 елның ахырында Россия буенча тикшерү идарәсенең Татарстан Республикасы буенча Арча районара тикшерү бүлеге, Арча районы прокуратурасы инициативасы белән РФ Җинаять кодексының 145.1 маддәсенең 1нче өлеше нигезендә “Тукай“ ширкәтендә 2023 елның июленнән сентябренә кадәр хезмәт хакын түләмәгән өчен директорга карата җинаять эше кузгатылды. 3 гыйнварга бурыч тулысынча түләп бетерелде һәм җинаять эше туктатылды.

Район прокуратурасы хезмәт хакы билгеләнгән минималь күләмнән ким булырга тиеш түгеллеген искәртә. Кимрәк түләү Хезмәт кодексын бозу булып тора.

Камил Хафизов,

Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X