erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Хезмәт законнары бозылган

Арча районы прокуратурасы “Северный“ ширкәтендә хезмәт законнарының үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында ачыкланганча, хезмәт килешүләре хезмәт законнарына туры килми, аларда хезмәткә түләү шартлары дөрес билгеләнмәгән. Моннан тыш, хезмәткәрләргә түләү сроклары бозыла. Хезмәтне саклау таләпләрен бозулар да ачыкланды.

Мондый гамәлләргә юл куйган өчен директорга карата РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27нче маддәсенең 6нчы өлеше (хезмәт хакын билгеләнгән срокта түләмәү яки тулысынча түләмәү, әгәр бу гамәлләр җинаять җаваплылыгына тартырлык булмаса) буенча эш кузгатылды, шулай ук федераль закон таләпләрен бозуны бетерү турында тәкъдимнәр кертелде, алар каралды һәм канәгатьләндерелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әлеге эшне карау нәтиҗәләре буенча “Северный“ ширкәте директоры хезмәт законнарын бозуда гаепле дип табылды һәм 10000 сум штрафка тартылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев