Хезмәткә хөрмәт
Нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан бүләкләнүче райондашларыбыз
Нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм җирле үзидарә көне уңаеннан район мәдәният идарәсе җитәкчесе Әюпов Илфар Илдар улы, балигъ булмаганнар һәм аларның хокукларын саклау эшләре буенча комиссиянең баш белгече Габдрахманова Алсу Якуб кызы, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Галимова Ләйсән Ринат кызы, Кәче авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Руслан Раушан улы, Наласа авыл җирлеге башкарма комитеты баш хисапчысы Гарипова Раилә Наил кызы, Яңа Кырлай авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Заһидуллина Чулпан Мулланур кызы, Апаз авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Ильясова Лилия Рәкыйп кызы, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Камаева Алия Габделфәрт кызы, Яңасала авыл җирлеге башкарма комитеты серетаре Тимериева Тәслимә Миннегали кызы район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Нәтиҗәле хезмәтләре өчен һәм һөнәри бәйрәм – җирле узидарә көне уңаеннан Утар Аты авыл җирлеге башкарма комитетының баш хисапчысы Әхмәтҗанова Гүзәлия Наил кызы, район башкарма комитеты аппаратының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Әхтәмова Әминә Айдар кызы, оештыру-гомуми бүлегенең баш белгече Гарифҗанова Ләйсирә Исмәгыйль кызы, исәп һәм хисап бүлеге җитәкчесе Димитриева Марина Ивановна, мобилизация эше буенча җитәкче ярдәмчесе Ибраһимова Адилә Александровна, Утар Аты авыл җирлеге башкарма комитетының щйдщп баручы белгече Минһаҗева Сәрия Сәүбән кызы, Арча районының финанс-бюджет палатасы баш белгече Нигъмәтҗанова Лилия Радик кызы, Иске Чүриле авыл җирлеге башкарма комитетының әйдәп баручы белгече Романова Наталья Александровна, баш хисапчысы Сәгъдиева Лилия Фәрид кызы, район башкарма комитеты аппаратының икътисад һәм финанс бүлеге баш белгече Сабирова Гөлнара Хафиз кызы, Үрнәк авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Фәйзрахманова Гөлнара Минзаһир кызы, Ташкичү авыл җирлеге башкарма комитетының баш хисапчысы Фәйзрахманова Надия Гомәр кызы, Арча районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының баш белгече Фәсхетдинова Зөлфия Рәхимулла кызы, район башкарма комитетының сектор мөдире Фәтхуллин Алмаз Рәфыйкъ улы, Яңа Кенәр авыл җирлеге башкарма комитеты баш хисапчысы Хәйруллина Дилә Надил кызы, Урта Аты авыл җирлеге башкарма комитеты баш хисапчысы Хисмәтуллина Гүзәл Мәхмүт кызы, район финанс –бюджет палатасы баш белгече Шәяхмәтова Алинә Нәкыйп кызы, Шурабаш авыл җирлеге башкарма комитеты баш белегече Йосыпова Ясирә Рәис кызы район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Районның җәмәгать тормышында актив катнашуы, яшь буынны тәрбияләүгә керткән өлеше өчен Арча районының хатын-кызлар советы рәисе Гатауллина Альмира Мидхәт кызы, тырыш хезмәте өчен Арча урман хуҗалыгы техник хезмәткәре Исламова Светлана Алексеевна район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев