Хисапчылар һәм эшмәкәрләр семинарга җыелды
Файдалы сөйләшү булды ул.
Арча мәдәният йорты фойесында семинарга хисапчылар һәм эшмәкәрләр җыелды. Әлеге семинарны "Эшмәкәрлек үзәге" ширкәте (җитәкчесе Ленар Гайфуллин) оештырды. Семинарда салым түләү системасындагы яңалыклар турында сөйләшенде. Казаннан районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир. Шәйдуллин кайтты. Мөнир Әмирович салым түләү буенча яңалыклар турында сөйләде. Төп яңалык шул: моңарчы гадиләштерелгән салым. түләү системасы буенча (УСН) салым түләүче оешмалар һәм эшмәкәрләр 2025 елдан керемнәре 60 млн.нан артып китсә, өстәлгән бәягә салым түләячәкләр (НДС). Керемнәре 60 млн.нан 250 млн.га кадәр булган очракта салым 5 процент тәшкил итә. 250-450 млн.керемгә - 7 процент. Әгәр дә керемнәре 2024 елда 60 млн.нан артмаган булса, ул вакытта оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр өстәлгән бәягә (НДС) 2025 елда салым түләмәячәкләр. 2024 елда керем 60 млн.нан артмау турында салым инспекциясенә хәбәр итәргә кирәкми. Ул салым инспекциясенә бирелгән декларациядә күренә. Үзәк белгечләре дә чыгыш ясады. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев