erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа ел утлары балкыта өемне...

Яңа бәйге игълан итәбез

Яңа ел якынлаша барган саен шәһәр, авыл урамнары төсле утлар белән бизәлә. Урамнар гына түгел, анда тезелеп киткән йортлар да берсеннән-берсе матур булып балкый башлый, төрлечә итеп бизәлә. 

Әнә шул матурлыкларны күреп, сайтыбызда фотосурәтләр бәйгесе игълан итәргә булдык. Бәйгенең шартлары бик гади.

  • Бизәлгән йортыгызны фотога төшерегез.
  • Әлеге фотосурәтне(1 фото!!!) безнең ватсап номерына җибәрегез. 89393186582
  • Исем, фамилиягезне, авыл/шәһәр исемен дә язарга онытмагыз!

Фотосурәтләр 31 декабрьгә кадәр (!) кабул ителә. Тавыш бирү сайтта барачак һәм ул 2022 елның 1 гыйнварыннан башланачак. Нәтиҗәләр 13 гыйнвар көнне ясалачак һәм җиңүчеләргә иганәче тарафыннан әзерләнгән бүләкләр тапшырылачак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Интернеттан алынган яки фотошоп ясалган фотолар җибәрмәвегезне сорыйбыз. Җиңгән очракта фотосурәтнең чынбарлыкка туры килүе тикшереләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре конкурс