Яңа Кенәрдәге тернәкләндерү үзәге ябылачак?
Шушы көннәрдә социаль челтәрләрдә "В Арском районе Татарстана упразднят «Центр милосердия» дигән исем астында язма чыкты. Моннан кереп укыгыз: http://arskmedia.ru/news/novosti-rayona/v-arskom-rayone-tatarstana-uprazdnyat-tsentr-miloserdiya
Әлеге язмада язылганнарны ачыклар өчен районның "Мәрхәмәтлек үзәге" белгечләренә мөрәҗәгать иттек һәм мондый җавап алдык:
- Оптимизацияләү бара. Яда Кенәрдәге социаль-тернәкләндерү бүлеге ябылачак. Тик райондашлар кайгырмасын, тернәлкләндерү-дәвалау курслары алырга теләүчеләр Балтачка, Кукмарага, Сабага барып дәваланып кайта алачак. Үзебезнең Арча шәһәрендә урнашкан бинада да көндезге тернәкләндерү бүлеге ачылачак.
Кызганыч, әлбәттә, чөнки Яңа Кенәрдәге тернәкләндерү үзәгенә өлкән яшҗтәге райондашларыбыз бик яратып йөри иде.
Әлеге очрак турында белешкәләп торырбыз, яңалыклар була калса, киләчәктә хәбәр итәрбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Комментарии
0
0
,Кенәрдәгесе урынында гына торса бигрәк әйбәт булыр иде.
0
0