erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Яңа Кишеттә очрашу кичәсе

 4 нче декабрь көнне, Яңа Кишет төп гомуми белем мәктәбендә “Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем!” дип исемләнгән очрашу кичәсе үтте.

Укучыларны үз җирлегебездән чыккан танылган шәхесләр белән таныштыру максатыннан оештырылган әлеге очрашуга Кышкар авылында туган     тел белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе, Халыкара информатизация академиясе, Гуманитар фәннәр академиясе, Халыкара педагогика академиясе академигы, Татарстан Республикасының  фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты  Йосыпов Рүзәл Абдуллаҗан улы, аның тормыш иптәше Диләра ханым, мәктәбебезне тәмамлап киткән укучылар, “Сөембикә” журналының җаваплы сәркатибе, журналист Гәрәева Лилия Фидарис кызы, “Безнең мирас” журналының җаваплы мөхәррире, ”Казан арты” тарих-этнография музееның туган якны өйрәнү бүлеге мөдире  Гобәйдуллин Ленар Илгиз улы кайтты.

Кичәне Арча муниципаль районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” муниципаль учреждениясе җитәкчесе Мөхетдинов Рамил Рафис улы ачып җибәрде. Очрашу кичәсе укучылар һәм укытучыларның музыкаль номерлары белән үрелеп барды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар.  Әлеге чарага Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Т. Ә. Арсланов,  авыл китапханәчеләре, мәдәният хезмәткәрләре дә чакырылды. Алар да үз чиратында якташларыбыз турында матур фикерләрен, уй-теләкләрен җиткерделәр. Өч сәгать дәвамында барган кичә бер тында бик җанлы гына узды. Кунакларыбыз кичәне оештыручыларга изге теләкләрен юллап, мәктәп китапханәсенә китапларын да бүләк иттеләр.  

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X