Яңа Кырлайда күңелле очрашу
Үзебезнекеләр.
Яңа Кырлай бик күп язучыларны үзендә кабул иткән як. Аеруча апрель ае биредә очрашуларга бай була.
- Бу юлы без үзебезнең Арча районында яшәп иҗат иткән һәвәскәр шагыйрьләр, язучыларыбызны чакырырга булдык, - диде модульле китапханә җитәкчесе Наилә Әхмәтҗанова.
Кичә китапханәдә "Каурый каләм" иҗат берләшмәсе әгъзалары белән күңелле очрашу узды. Анда Яңа Кырлай мәктәбе укучылары катнашты. Шагыйрь, шагыйрәләребез шигырьләрен укыдылар, үзләре белән таныштырдылар. Тулырак газетабызның алдагы саннарының берсендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев