Яңа машина эшли башлады
Районга яңа машина кайтты
Арчаның янгын сүндерү бүлегенә яңа техника кайту - мөһим вакыйгаларның берсе.
Күптән түгел Арча янгын сүндерүчеләренә Рөстәм Миңнехановның яңа машина ачкычы тапшыруы турында язган идек. Гыйнварда Арчада урнашкан 107нче янгын сүндерү бүлегенә президент тарафыннан яңа Урал машинасы ачкычы бирелде.
3 март көнне әлеге машина районга кайтарылды һәм бүгеннән эш сафына басты. ТРның 107нче техник паркында Урал 5557 янгын сүндерү машинасы хәрби исәпкә алынды.
Исән-имин эшләргә насыйп булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев