Яңача эшләгәннең табышы да артык
Район хуҗалыкларының терлекчелектәге гыйнвар ае йомгакларына багышланган семинар-киңәшмә “Кырлай” ширкәтендә узды.
Соңгы вакытта әлеге хуҗалыкта куанып сөйләрлек үзгәрешләр күп. Әле менә яңа сөтчелек комплексы төзиләр. Аның 600 башка исәпләнгән беренче чираты апрель аенда файдалануга тапшырылачак. Катнаш азык цехы, азык үзәге төзеделәр.
“Кырлай” ширкәте республикада үстерелә торган бәрәңгенең өчтән берен җитештерә. Сугарулы мәйданнарда бәрәңге, яшелчә, азык культуралары мул уңыш бирә. Терлек азыгын мул итеп, ел ярым, ике еллык әзерлиләр. Быелгы кышта артыгын сатканнар да әле.
– Быел бәрәңге һәм яшелчә мәйданнарын ун процентка арттырабыз, – ди инвестор Марат Кәримов.
Семинарда катнашучылар хуҗалыкның катнаш азык цехында, азык үзәгендә, фермаларда булдылар.
Соңыннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов терлекчелектәге эшкә анализ ясады, бурычларны ачыклады.
Быел гыйнварда район хуҗалыкларында 5247 тонна сөт савылды. Бу узган елның шул чорына карата 93 процент. 389,6 тонна (97 процент) ит җитештерелде. Бер сыердан уртача 567 килограмм (103 процент) сөт савылды, 800 грамм (104 процент) уртача тәүлеклек артым алынды.
Иң борчыганы – мөгезле эре терлекләрнең баш саннары кимү. 2022 елның 1 февраленә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 2021 елның шул чорына карата – 89, сыерларныкы 91 процент тәшкил итте. Кимегән терлекләрнең күпчелек өлеше “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенә туры килә – 2769 баш. Аннан кала “Кишет” – 679, “Ватан” – 179, “Игенче” – 111, “Төрнәле–Пошалым” ширкәте 100 баш. “Заря” ширкәтендә – 79, “Кырлай”да – 28, “Тукай” ширкәтендә 25 башка артты.
Гыйнвар ае буенча карасак, терлекләрнең баш саны узган елның шул аена караганда 99,8 процент тәшкил итте. Дүрт хуҗалыкта кимү дәвам итте, “Кишет” ширкәтендә 129 башка кимеде.
“Кишет” ширкәте турында аерым әйтеп үтәм. Берзаман биредәге сыерларны башка районга алып киттеләр. Узган ел аларны кире кайтардылар. Инвесторның планнары зурдан, якын киләчәктә аларның баш санын 700гә, аннан 1000 башка җиткерергә исәплиләр. Хәзер үк инде тәүлеккә 12 тонна сөт савалар, симертүдәге терлекләрдән 2021 елда бер килограммнан артык тәүлеклек үсеш алдылар. Гыйнварда – 900 граммнан артык булды.
Гыйнвар аенда сөт җитештерү буенча “Яңарыш” ширкәте беренче урында. Бу хуҗалыкта узган елның шул чорына караганда үсеш – 24,3 процент. “Северный”да – 11 процентка арттырдылар. Ә менә “Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә узган елның гыйнвар аенда савылган сөтнең – 67,1 проценты күләмендә генә.
Авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына сөт җитештерү буенча “Северный” хуҗалыгы алда – 96 центнер. “Ашыт”та – 81,9, “Кызыл Яр”да 71,9 центнер туры килә. Район буенча – 39,6 центнер. “Төрнәле–Пошалым” ширкәтендә нибары 23,6 центнер туры килә.
Авыл хуҗалыгы җирләренең 100 гектарына терлекләрнең тыгызлыгы буенча “Аю” ширкәте – беренче. Биредә әлеге күрсәткеч – 49,4. Аннан соң “Ашыт” ширкәте – 48,5, “Северный” – 42,9, “Ташкичү”, “Заря”да – 40тан артыграк. Иң артта “Тукай” ширкәте – 17,8.
Терлекләрнең баш саннарын арттыру өчен бозау алу буенча эшне яхшы оештырырга кирәк. “Кырлай” ширкәтендә узган ел гыйнварда 21 бозау туган. Быел – 58. “Ашыт”, “Заря”, “Кызыл Яр”, “Яңарыш” ширкәтләрендә күрсәткечләр күпкә яхшырган.
Мөгезле эре терлекләрдән үсеш алу буенча “Кишет” ширкәтенең яхшы эшләвен әйтеп үткән идем. Гыйнварда 908 грамм туры килә. “Кырлай”да – 885, “Яңарыш”та 860 грамм. “Аю” да 602 грамм гына.
Ренат Гатиятов хуҗалык-ларда терлекләрне иденти-фикацияләүнең торышына да тукталды. “Яңарыш”, “Северный”да бу эш тулысынча төгәлләнгән. “Кызыл Яр”, “Кырлай”, “Заря” ширкәтләрендә төгәлләнү алдында.
Гыйнвар аенда хуҗалыклар арасындагы эшчәнлек күрсәткече буенча “Северный” ширкәте беренче урында һәм аңа күчмә кубок тапшырылды. “Яңарыш” ширкәте – икенче, “Кызыл Яр” ширкәте өченче урында.
Иң соңгы урынны “Төрнәле–Пошалым” ширкәте алып тора.
Семинар-киңәшмәдә белгечләр сөт савуны арттыру юллары турында сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев