http://arskmetall.ru/?erid=LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Яңгыр да өркетмәде

Күчмә кубокны “Арча-металл” ширкәте командасы алды.

Арча шәһәренең “Шәрык” территориаль-җәмәгатьчелек үзидарәсе рәисе Ринат Сафин кызыклы идеяләрне уйлап табып кына тора. Узган шимбәдә үзәк стадионда мини-футбол буенча Арча шәһәре муниципаль берәмлеге призына узган ярышларның да башлангычында ул тора.

Иртәдән көн кояшлы, матур иде. “Барысы 9 команда катнаша, минем якташлар – Мирҗәм егетләре дә килде”, – диде Ринат Сафин.

Ачу тантанасында район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һәм Ринат Сафин тәбрикләү сүзләре әйттеләр. Мондый уеннар беренче тапкыр уздырыла һәм ул киләчәктә традициягә әвереләчәк, диделәр.

Егетләр матур уен күрсәтте, көрәш киеренке барды. Ярымфинал, финал уеннары яңгыр астында үтте. Күчмә кубокны “Арча-металл” ширкәте командасы алды. “Станция” командасы – икенче, Теләче районының “Комаровка” командасы өченче урынны алды.

Реклама
2VtzqxaTAbC

Ильяс Сәхәпов

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев