Якташыбыз, Мөрәле егетенең яңа китабы дөнья күрде
Күптән түгел "Арча хәбәрләре"нең элеккеге хезмәткәре, Арча районының Мөрәле авылында туып үскән шагыйрь Хәнәфи Бәдигыйның "Муса Җәлил поэтикасы" дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Китапта якташыбызның әдәби-гыйльми, фәнни-публицистик хезмәтләре тупланган.
Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге
премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният
хезмәткәре, күренекле шагыйрь, прозаик, публицист,
җәлилче-галим, мөгаллим Хәнәфи Бәдигйның бу китабына
Ватаныбызда бердәнбер Советлар Союзы Герое һәм Ленин
премиясе лауреаты Муса Җәлилнең (1906-1944) киң
колачлы шигърияте, фронт лирикасы һәм атаклы “Моабит
дәфтәрләре”нең поэтик лингвистикасын, сүз куллану
алымнарын, тел-стиль үзенчәлекләрен тулаем өйрәнүгә
багышланган әдәби -гыйльми, фәнни- публицистик,
мәкаләләре, кандидатлык, докторлык диссератцияләренә,
яңа күзәтү- эзләнүләргә, ачыш-табышларга нигезләнеп
язылган хезмәтләре тупланган, библиографик белешмә
бирелгән, чыганаклар күрсәтелгән. Әлеге хезмәт
укучыларга, студентларга, укытучыларга, тел әдәбият
галимнәренә һәм, гомумумән, каһарман шагыйребезнең
иҗаты, тормыш һәм көрәш юлы белән кызыксынучыларга
тәкъдим ителә. Кереш сүзне әдәбият галиме, Татарстан
Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премиясе
лауреаты Тәлгат Галиуллин язган.
Китапның мөхәррире – Фирүзә Фәтхетдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев