erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Якты йолдызга озын юл һәм... зур җиңү

Түбән Аты мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Балкыш” театр коллективы халык театры исеменә лаек булды.

Бу шатлыклы хәбәр узган ел килеп ирешкән иде инде. Тик пандемия нәтиҗәсендә аны зурлап тантаналы шартларда билгеләп үтә алмадылар. Узган шимбәдә шул уңайдан мәдәният йортында театр коллективы катнашында мәдәни чара үткәрелде.

Йөрәккә ятышлы җылы, күңелгә үтеп керерлек матур, авылча гади, әмма шул ук вакытта чын театрча зәвыклы да оештырылган иде ул. Үзенчәлекле чыгышлар, бай программа, көчле алкышлар – вакыт сизелмичә дә үтте, тамаша җитми дә калды, хәтта.

Алып баручы “Абыстайлар чыга” дип игълан иткәч, “Зәңгәр шәл”дән өзек көтеп утырабыз. Абыстайлары шул, әмма чыгышлары икенче. Заманчалаштырып эшләнгән. Алар ашка түгел, җыйнаулашып, үзләре белән элекке еллардагы театр артистларын, хәзерге вакытта “Чишмә” вокаль ансамбле җырчыларын да алып клубка киттеләр. Тамаша әнә шулай үзенчәлекле башланды. Аннан спектакльләрдән өзекләр куелды, алар театр артистлары башкаруында җырлар белән үрелеп барды. Коллективтагыларның барысының да диярлек җырчылар булуы үзе зур байлык ул.

Театр артисты Рәмзилә Горбатовская, мәдәният йорты җитәкчесе Илсөя Мөхәммәтгалиева, театрның режиссеры Инсаф Мөхәммәтгалиев башкаруындагы Г.Камалның “Банкрот” спектакленнән өзекне беренче генә каравыбыз түгел. Әмма алар шулкадәр оста уйныйлар, караган саен беренче генә күргән кебек көлеп утырасың. С.Шәкүровның  сугыш чорында тылдагы тормышны тасвирлаган “Тол хатыннар, тол кызлар” спектакленнән өзек (рольләрдә Наилә Хәсәнова, Рәшидә Гайфуллина, Нурания Мөхәммәдиева, Раушания Җәләева, Инсаф Мөхәммәтгалиев, Илсөя Мөхәммәтгалиева)  уйланырга мәҗбүр итте. Ф.Садриевның “Әх-ти, егетләр” комедиясеннән өзекне (рольләрдә Илшат Гыйниятуллин, Раил Исхаков, Инсаф Мөхәммәтгалиев)  елмаймыйча карамый мөмкин түгел. Монысында яшьләр генә уйный, ә шундый талантлылар! Сокланырлык.

– Безнең коллектив күбрәк яшьләрдән тора. Киләбез, уйныйбыз, дип торалар, вакытлары белән дә хисаплашмыйлар. Клубта үзләренә тәм табалар. Сәхнәдә рәхәтләнеп уйныйлар, – диде Инсаф Мөхәммәтгалиев.

– Уйнаучылар күп бездә, коллективта 15 кеше, караучылар гына соңгы елларда кимеде, – дип куйды Илсөя Мөхәммәтгалиева. – Дөрес, һәрберсенең җаеннан торырга кирәк. Казанда эшләгәннәре дә бар. Менә әле дә берсе тамаша башлангач кына кайтып җитте. Әмма вакытын табалар, барыбер кайталар, уйныйм дип торалар – анысы ук сөенерлек.

Заманында авылда театр сәнгате аеруча зур урын алып торган. Спектакль белән килгәндә клуб шыгрым тулган. Сәхнә алларында, тәрәзә төпләрендә дә утырып караганнар. Җырларын отып калып җырлап йөри торган булганнар. 1965 елда авылда зур, иркен мәдәният йорты калкып чыга. Вокаль ансамбльләр, хор, бию коллективлары оеша, бәйгеләргә катнашып, җиңүләр яулыйлар. Бераз соңрак театр эшчәнлеге күтәрелеп китә. Рафаэль Шәйхиев җитәкчелегендәге театр коллективы “Ир егетләр”, “Яшел эшләпә”, “Нигез ташлары” һәм башка күп кенә спектакльләрне сәхнәләштереп, бәйгеләрдә катнашалар, җиңәләр. Ул чорның әле дә мактап телгә алырлык Айрат Каюмов, Фәүзия Ахунова, Рузалия Һадиева, Данил Шәмсиев кебек талантлы үзешчән артистлары булган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

2000-2010 елларда мәдәният йортын Камил Хөснетдинов җитәкли. Рәмзилә Горбатовская сәнгать җитәкчесе генә түгел, театр сәнгатенә җаны-тәне белән бирелгән кеше була. Драма коллективы репертуарын комедияләр белән тулыландыра. Коллектив “Өти балак Гөлүзә”, “Әлепле әртисләре” белән күрше-тирә авыллар сәхнәләрендә дә чыгышлар ясый. Рәмзилә әле дә театрның әйдәп баручы артисткасы. Искиткеч оста уйный, юк, уйнамый, сәхнәдә яши, бик матур җырлый да икән әле. Артист төрле яктан сәләтле булырга тиеш. Шул очракта гына тамашачы мәхәббәтен яулый ала.

2015 елда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан коллектив “Тол хатыннар, тол кызлар” пьесасын сәхнәләштерә. Ул чакта режиссеры да, спектакльне сәхнәгә куючысы да Илсөя Мөхәммәтгалиева була. Спектакльне тамашачы җылы кабул итә. Коллектив бәйгедә катнашып, жюри тарафыннан да югары бәя ала. Аннан “Әх-ти, егетләр” зур уңыш яулый. Аны район тамашачылары да яратып карый. М.Шәрәповның “Алма бакчасында” спектакле дә бик уңышлы чыга.

– Спектакльнең уңышы нәрсәдә? Әлбәттә, уйнаучыларда. Үзешчән артистлардан Зөлфәт Кадыйров, Илшат Гыйниятуллин, Раил Исхаков, Илмир Ихсанов, Рөстәм Каюмов, Илдар Зарипов, Айзилә Горбатовская, Энҗе Шакирова, Гүзәл Маликова, Эльвира Шәмсиева, Римма Габдрахманова театрыбызның йөзек кашлары, – диде Инсаф Мөхәммәтгалиев.

Ә коллектив үзе халык театры исеменә лаек. Эчкерсез уйнауларына, сәхнәдә үзләрен иркен тотуларына, геройларның уй-хисләрен тамашачыга җиткерә алуларына, тормышчанлыкларына сокланып утырдык. Рәмзия Рәхимова, Нурания Мөхәммәдиева, Наилә Хәсәнова, Кадрия Нәҗипова, Рәшидә Гайфуллина, Рәмзилә Горбатовская кичәне яраткан җырлары (спектакльләрдән) тулыландырдылар.

Театрны уңышка алып килүче тагын бер нечкәлеккә игътибар итми мөмкин түгел. Аналы-уллы Мөхәммәтгалиевларга ярдәмгә киленнәре, Әтнә дәүләт театры артисткасы Зөһрә дә килгән. Профессионал кулы тигәне беренче карашка ук сизелә дә.

– Коллектив белән бергәләп киңәшләшеп эшлибез. Кемдә нинди идея бар, җиткерә. Башкалар күтәреп ала. Шундый эшлим дип торган кешеләр барында ярдәм дә итәсе килә, – диде Зөһрә. – Мин театрда артистка, әмма бу коллектив белән эшләүдән үземә тәҗрибә дә туплыйм. Бөтенләй театраль белемнәре булмаган яшьләрне өйрәтү үзе кызык. Алар бит сәхнәдә үскән кешеләр түгел. Беренче тапкыр чыкканнары да бар. Яратып йөриләр, рәхәтләнеп уйныйлар, шуннан үзләренә тәм табалар. Кайвакыт ачуланам да үзләрен, әмма үпкәләмиләр. Аңлыйм, алар эштән соң монда ял итәргә, рухи азык алырга киләләр. Уйныйм дип торган яшьләр булуына сөенергә кирәк.

Бу сезонда “Балкыш” халык театры Булат Сәлаховның “Көтү” пьесасын сәхнәләштерергә планлаштыра. Коллективка уңышлар телибез. Сәхнәдә кабат очрашканга кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X