erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Ялган аракы саткан өчен 14000 сум штраф түләгәннәр

Суррогат эчемлекләр белән агулану очраклары кимеми.

Халык арасында һаман алкоголь продукциясе өлкәсендә суррогат эчемлекләр белән агулану очраклары кимеми. Составында спирт булган сыеклыклар 100 граммлы савытларда һәм 5 литрлы канистрларда сатылуын, шулай ук Казахстан Республикасыннан да законсыз эшләнгән алкоголь продукциясе керүен дәвам итә. Әлеге продукцияләр тиешле документларсыз, лицензиясез,  закон буенча каралмаган сәгатьләрдә  балигъ булмаганнарга, стационар булмаган сату нокталарыннан, шәхси йортларда сатыла. Шундый күренешләрне белгән, аның белән очрашкан, битараф булмаган райондашларыбыз алда санап үтелгән күренешләр буенча сорау яки мөрәҗәгатьләрен Интернет челтәрендәге “Халык контроле” проектында калдыра ала.

Татарстанның “Халык контроле” дәүләт порталына юлланып, алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнеше ачыкланган очракта хәбәр ияләре бүләкләнә. Иң мөһиме — хәбәр дәлилләнгән булырга тиеш.

Хәбәр җибәрү өчен дәүләт хезмәтләре порталында теркәлү, категориясен сайлау, проблемалы урынны картадан табып билгеләү яки төгәл адресын язу, кыскача (280 символдан артмаска тиеш) хәбәрне язу мөһим, әгәр фотосурәтләр булса, аларны дәлилләү сыйфатында беркетергә мөмкин.

 Килгән мөрәҗәгатьләр һәм “кайнар линия”гә кабул ителгән шалтыратулар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлеге хезмәткәрләре рейдлар уздыра. Агымдагы елның узып киткән 7 аенда алкоголь һәм составында спиртлы эчемлекләр булган продукциянең законсыз әйләнешен булдырмау юнәлешендә түбәндәгеләр ачыкланган: 8 очракта алкоголь продукциясен ЕГАИС системасы тәртибе буенча сатылмаган, тыелган вакытта, төгәлрәге, иртәнге 10 сәгатькә кадәр сыра сату, сыра һәм сыралы эчемлекләр һ.б. сату күләме буенча декларация тутырмау очраклары буенча берәр факт ачыкланган.

Шулай ук агымдагы елда инспекция хезмәткәрләре тарафыннан, югары әзерлекле һәм гадәттән тыш хәл режимы вакытында тәртип бозу буенча Арча районының 4 кешесенә административ хокук бозулар буенча беркетмә төзелгән. Барлык хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартылган. Аларга салынган штрафның гомуми суммасы 14000 сумны тәшкил итә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре суррогат алкоголь һәм спиртлы эчемлекләр сатуга бәйле  закон бозу очраклары буенча “Дәүләт контроле” порталына язуыгызны һәм 8(84366) 3-22-69 номеры буенча “кайнар линия”гә шалтыратуыгызны сорый.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре