erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Янгын вакытында өч ир-ат һәлак булган

Чистай районы Чистай Выселкасы авылында агач йорттагы янгын вакытында өч ир-ат һәлак булган.

Бу хакта ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр. Янгын кичә кич белән 21.03 сәгатьтә башланган. 7 минуттан соң янгын сүндерүчеләр һәлакәт урынына килеп җиткән, бу вакытка инде йортны янгын телләре камап алган.

21 сәгать 14 минутта янгынны сүндергәннәр, яну мәйданы 54 кв. метр тәшкил иткән. Янгынны сүндерү барышында коткаручылар 59, 39 һәм 45 яшьлек өч ир-атның үле гәүдәләрен тапканнар. Янгын чыгуның сәбәбе ачыклана. Тикшерү органнары "саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китерү" мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан, дип хәбәр иттеләр ТР Прокуратурасында.

 http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-ch-ir-at-yangyn-vakytynda-lak-bulgan-inayat-eshe-achylgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев